+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 октябрь 2025, 06:23

Путин: “Русиянең җавабы шаккатыргыч булачак"

Русия Президенты Владимир Путин АКШка гына түгел, бөтен көнбатышка да мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә РИА Новости.  

Путин: “Русиянең җавабы шаккатыргыч булаПутин: “Русиянең җавабы шаккатыргыч була
Путин: “Русиянең җавабы шаккатыргыч була

Киев "Томагавк”ларны алмаса да, Путин көнбатышка төгәл аңлатты — җавап кырыс булачак.
"Әгәр мондый корал белән Русия территориясенә һөҗүм итсәләр, җавап бик көчле булачак. Шаккаттыргыч дип тә әйтергә була. Алар бу турыда уйласыннар, - дип кисәтте Президент. — Украина «Томагавк»лар алырга мөмкин дигән темага барлык сөйләшүләр конфликт эскалациясеннән башка бернигә дә китермәячәк".
Русия Президентына Русия һәм АКШның Будапештта планлаштырылган очрашуы турында сорау бирделәр, журналистлар аны гамәлдән чыгаруны шәрехләүне сорадылар. Путин киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен төзәтте — Трамп очрашуны тулысынча гамәлдән чыгаруны түгел, ә күчерүне күздә тотты. Трамп үзе ике Президентның соңгы сөйләшүе вакытында Будапештта очрашу оештырырга тәкъдим итте. Путин килешүләргә ирешү өчен ике якка да әзерләнергә кирәк, дип килешә.

Путин билгеләп үткәнчә, Русиянең һәм Штатларның ике ил дә хезмәттәшлек итә алырлык күп юнәлешләре бар, ләкин моның өчен һәр якка басым ясау идеяләреннән котылырга кирәк, Трамп шулай эшләргә ярата. Русиягә каршы АКШ ягыннан санкцияләрне Путин дустанә булмаган акт дип атады, әмма шул ук вакытта чикләүләр илнең икътисади хәленә сизелерлек йогынты ясамаячагын билгеләп үтте.

Русия, Путин сүзләренчә, тыштан басым астында карар кабул итәргә җыенмый, чөнки безнең ил үзен хөрмәт итүче илләр рәтенә керә.

Фото: Kremlin Pool / Globallookpress.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас