+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 октябрь 2025, 17:50

Радий Хәбиров Русия хәвефсезлек советы сәркатибенең күчмә киңәшмәсендә катнашты

Бүген Түбән Новгородта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Идел буе федераль округында (ПФО) Русия хәвефсезлек Советы Секретаре Сергей Шойгу үткәргән күчмә киңәшмәдә катнашты.

Радий Хәбиров Русия хәвефсезлек советы сәркатибенең күчмә киңәшмәсендә катнаштыРадий Хәбиров Русия хәвефсезлек советы сәркатибенең күчмә киңәшмәсендә катнашты
Радий Хәбиров Русия хәвефсезлек советы сәркатибенең күчмә киңәшмәсендә катнашты

Мөһим объектларны саклауның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, төбәкләр җитәкчеләре, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә мәгълүмати технологияләр һәм пилотсыз системалар кулланып традицион диверсион ысулларны берләштергән гибрид террорчылык һөҗүмнәре куркынычларына аерым игътибар бирелде.

Башкортстан Башлыгы хәбәр иткәнчә, төбәктә террорчылык һөҗүмнәренә каршы тору буенча системалы эш оештырылган.

– Аларга каршы тору өчен без тирән, эшелонлы оборона системасын булдырдык, ул пассив һәм актив саклауны - пилотсыз очкычларны ачыклау, озата бару, ут белән зарарлау системасын үз эченә ала, - дип билгеләде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Бу мәсьәләдә илнең Оборона министрлыгы белән актив хезмәттәшлекне дәвам итәбез. Кешеләрне яклау - безнең өстенлекле бурыч.

Эш нәтиҗәләре буенча катнашучылар террорчылык янауларына каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыру һәм инфраструктураның төп объектларын саклау системаларын камилләштерү буенча өстәмә чаралар билгеләделәр.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас