+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 октябрь 2025, 06:30

“Русиянең атом-төш калканы ышанычлы”

Президент Владимир Путин гаскәрләрнең берләшкән төркеме белән идарә итү пунктында киңәшмә үткәрде 26 октябрьдә Русия Президенты Владимир Путин гаскәрләрнең берләшкән төркеме белән идарә итү пунктларының берсендә булды. Дәүләт җитәкчесе Генеральный штаб башлыгы Валерий Герасимов һәм махсус хәрби операциядә катнашучы төркемнәрнең командующийлары белән киңәшмә үткәрде.

“Русиянең атом-төш калканы ышанычлы”“Русиянең атом-төш калканы ышанычлы”
“Русиянең атом-төш калканы ышанычлы”

Валерий Герасимов хәбәр итүенчә, “Үзәк” төркеме Красноармейск һәм Димитров районында дошманны чолгап алуны тәмамлаган. Аның сүзләренчә, Украина кораллы көчләренең 5,5 меңгә кадәр хәрби хезмәткәре камалышка эләккән.

Моннан тыш, “Көнбатыш” төркеме Купянскны чолгап алган, Оскол елгасы аша чыгу юлын контрольдә тотып, ВСУ төркемен камалышка китергән. Русия хәрбиләре шулай ук Харьков өлкәсендәге Волчанск шәһәре территориясенең 70 проценттан артыгын контрольдә тота.

“Соңгы ике атнада “Төньяк” гаскәрләр төркеме Волчанскның көньяк өлешендә уңышлы алга бара, бүгенге көндә шәһәрнең 70 проценттан артыгы азат ител-
гән”, – дип белдерде Валерий Герасимов.

Украина кораллы көчләренең Купянск юнәлешендә – 5 меңгә кадәр, ә Красноармейск юнәлешендә 5,5 меңгә кадәр хәрби хезмәткәре камалышта калган.
Красноармейск – Донецк Халык Республикасындагы Украина кораллы көчләренең иң мөһим логистик “төен”нәренең берсе һәм “Хортица” гаскәрләренең оператив-стратегик төркеме өчен әһәмиятле пункт. Аны азат итү Русия гаскәрләренә ДХРның көнбатыш чикләренә чыгарга һәм Запорожье өлкәсендә һөҗүмне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Владимир Путин очрашуда катнашкан гаскәрләр төркемнәренең командующийларына Кораллы Көчләрнең Генеральный штабы эшләгән план нигезендә махсус хәрби операцияне дәвам итәргә кирәк дип белдерде.

Русия Президенты хәрбиләрне Красноармейск һәм Димитров районындагы дошман төркемен чолгап алу буенча Русия армиясенең уңышлары белән котлады.
Владимир Путин билгеләп үтүенчә, Купянск һәм Красноармейск-Димитров агломерациясе тирәсендәге уңышларга Русия солдатларының батырлыгы нәтиҗәсендә ирешелде. Президент сүзләренчә, Русия һәрвакыт хәрби максаттан чыгып эш итәчәк һәм беренче чиратта хәрби хезмәткәрләрнең гомерен саклауга игътибар бирәчәк.

Владимир Путин Русия һәм халыкара хокук кысаларында әсирләр белән мөгамәлә итәргә чакырды. Ул Русия хәрбиләренең элек-электән җиңелгән дошманга мәрхәмәтле каравын һәм алга таба да шулай эш итәчәген белдерде. Владимир Путин Украина хәрби хезмәткәрләрен әсирлеккә төшерү өчен барлык чараларны күрергә кушты. Аның сүзләренчә, аларның үзләренекеләр Украина солдатларының аркасына ата, аларга әсирлеккә бирелү җиңел түгел.

Шулай ук Владимир Путин территорияләрне Украина кораллы көчләре хәрбиләреннән арындыру вакытында урындагы халыкка хәвефсез районнарга эвакуацияләнергә ярдәм күрсәтергә кирәк дип белдерде. Президент сүзләренчә, Украина хәрби формированиеләре тыныч халыкны тере калкан сыйфатында куллана.

Атом-төш энергетикасы җайланмасы булган “Буревестник” канатлы ракетасын сынау тәмамланды. Русия Кораллы Көчләренең Генеральный штаб начальнигы Валерий Герасимов хәбәр итүенчә, сынаулар 21 октябрьдә узган, ракета 14 мең километр араны үткән (бу чик түгел) һәм һавада 15 сәгать чамасы булган. Аның сүзләренчә, ул ракетага каршы оборона системаларын урап узу мөмкинлекләрен күрсәткән.

“Бирелгән вертикаль һәм горизонталь маневрлар башкарылды, шуның белән ракетага һәм һава һөҗүменә каршы оборона чараларын урап узу буенча югары мөмкинлекләр күрсәтелде. “Буревестник”ның характеристикалары теләсә нинди ераклыктагы объектлар буенча гарантияле төгәллек белән ракетаны кулланырга мөмкинлек бирә”, – диде Валерий Герасимов.

Владимир Путин хәбәр итүенчә, “Буревестник” – дөньяда аналогы булмаган уникаль җайланма.

“Бу – дөньяда беркемдә дә булмаган уникаль хәрби эшләнмә. Мин бик яхшы хәтерлим, бездә шундый корал эшләнә дип белдергәч, ул вакытта хәтта бик югары дәрәҗәдәге белгечләр дә миңа моны яхшы, ләкин якын киләчәктә тормышка ашырылмастай максат дип әйттеләр. Бу, югары класслы белгечләр фикере иде, – диде Президент. – Бу коралны хәрби кулланышка кертү буенча тагын да зур эш көтә. Аңлашыла ки, анда барлык регламентларны тормышка ашырырга кирәк. Шулай да инде хәзер үк төп максатка ирешелде”.

Шушы көннәрдә Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең Югары Башкомандующие Владимир Путин җитәкчелегендә стратегик атом-төш көчләренең җир өсте, диңгез һәм авиация бүлекләре катнашлыгында күнекмәләр үткәрелде. Тренировкада континентара баллистик ракеталар һәм һавадан җибәрелә торган канатлы ракеталар кулланылды.

Камчаткадагы “Кура” полигонына Плесецк дәүләт сынау космодромыннан “Ярс” континентара баллистик ракетасы очырылды. Баренц диңгезе акваториясеннән “Брянск” стратегик тәгаенләнештәге ракета йөртүче атом су асты көймәсеннән “Синева” баллистик ракетасы атылды. Шулай ук күнекмәләрдә һавадан канатлы ракеталар җибәрүче “Ту-95МС” ерак арага оча торган авиация самолетлары да катнашты. Ракета җибәрү белән бәйле барлык гамәлләрне Русия Оборона министрлыгының Милли идарә итү үзәге контрольдә тотты.

Күнекмәләрдә хәрби идарә органнарының әзерлек дәрәҗәсе, шулай ук оператив составның гаскәрләр белән идарә итү осталыгы тикшерелде.

Идарә пунктында очрашуда Владимир Путин, шулай ук, стратегик һөҗүм көчләре күнегүләре кысаларында кораллануның перспектив үрнәкләренә сынаулар уздырылуы турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, күнекмәләр илнең атом-төш калканының ышанычлылыгын, атом-төш коралын тыеп тору көчләренең башка дәүләтләрнекенә караганда югарырак дәрәҗәдә булуын, заманчалыгын раслады.

Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Владимир Путин киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу вакытында Киев режимы җитәкчесе Владимир Зеленскийның Украинага “Tomahawk” ракеталары кайтарылачак һәм алар Русия территориясе буенча 3 мең чакрымга кадәр ераклыкка ата алачак дигән сүзләрен эскалациягә юнәлгән омтылыш дип бәяләде. Русия Президенты әлеге хәл килеп чыккан очракта җавапның бик җитди һәм кискен булачагын кисәтеп үтте.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас