

Оборона министры Андрей Белоусов һәм Үзәк хәрби клиник госпитальнең җитәкчесе Павел Крайнюков озатуында Президент госпитальнең хирургия бүлегендә булды, анда ул 127нче аерым разведка бригадасы хәрбиләре белән очрашты. Президент армиянең уңышлары, шулай ук экипажсыз “Посейдон” яңа су асты аппаратын сынау турында сөйләде.
“Русиянең Кораллы Көчләре махсус хәрби операция уздыру зонасында барлык юнәлешләрдә һөҗүмне дәвам итә. Сезнең иптәшләрегез барлык участокларда да алга бара, актив эш итә”, – диде дәүләт башлыгы, дәваланучы хәрби хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп.
Владимир Путин билгеләп үтүенчә, Русия бүлекчәләре хәрби хәрәкәтләрнең ике эре районында Украина армиясенең шактый көчләрен камалышка алган. Аның сүзләренә караганда, Купянск һәм Красноармейскида дошман чолганышта калган.
Дәүләт башлыгы госпитальдә булганда сугышчылар белән аралашты һәм аларга күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Президент, шулай ук, элек аңа яугирләр бүләк иткән, пуля эзләре сакланган иконалар алып килгән.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.