Тантанада традицион дини конфессияләр вәкилләре, шулай ук иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары әгъзалары катнашты.
Аннары Кремльдә Владимир Путин дәүләт бүләкләрен һәм Русия халыкларының бердәмлеген ныгытуга керткән өлеше өчен Президент премияләрен тапшырды.
“Быел Русия Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы 30 еллыгын билгели. Аңа илнең иң абруйлы дин әһелләре керә, алар гаять зур эш алып бара. Аларның да күбесенә бүген лаеклы дәүләт бүләкләре тапшырылачак”, - диде дәүләт башлыгы.
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Русия Президенты кулыннан Мактау грамотасы алды. Бүләкләнгәннән соң Баш мөфти рәхмәт сүзе белән чыгыш ясады.
Фото: kremlin.ru