Русиянең аз санлы төп халыклары көне аларның уникаль традицияләрен, традицион яшәү рәвешен, һөнәри эшчәнлеген һәм үзенчәлекле мәдәниятен саклау максатында гамәлгә куелды.
Үз чиратында, Русия халыклары телләре көне илебездә яшәүче барлык халыкларның тел мирасын саклау һәм яклау максатында булдырылды. Бәйрәм 8 сентябрьдә дөньяга килгән күренекле шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көненә багышлана. Владимир Путин урыс телен һәм Русия халыклары телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышында бу датаны билгеләргә тәкъдим иткән иде.
Бу документлар хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Указлар кул куелган көннән көченә керә.