+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 ноябрь 2025, 16:37

Андрей Назаров Корылтай депутатлары белән очрашты

Кампусның Геном үзәгендә Премьер-министр Андрей Назаров һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев рәислегендә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары белән очрашу булды. Очрашуның темасы социаль-икътисади үсеш фаразы һәм якындагы 3 елга республика бюджеты параметрларын алдан карау булды.

Андрей Назаров Корылтай депутатлары белән очраштыАндрей Назаров Корылтай депутатлары белән очрашты
Андрей Назаров Корылтай депутатлары белән очрашты

Республика Хөкүмәте Премьер-министры билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар күркәм традициягә әверелде. Бу бюджетны планлаштыруның һәм республиканың үсеш перспективаларының аеруча актуаль һәм катлаулы мәсьәләләре буенча максималь эчтәлекле фикер алышырга мөмкинлек бирә.

- Депутатлар корпусына закон чыгару башлангычларын хуплавы һәм республика Хөкүмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. Нәкъ менә шушы конструктив диалог иң нәтиҗәле һәм уйланылган карарлар эшләргә мөмкинлек бирә, - диде Андрей Назаров сәламләү сүзендә.

Очрашуда катнашучылар алдындагы чыгышында Константин Толкачев, Русиягә тышкы сәяси йогынты ясау омтылышлары вакытында Башкортстан илнең терәк төбәге булып кала һәм мондый басымга максималь каршы тора, дип сөйләде.

Очрашу барышында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы һәм Финанс министрлыгы җитәкчеләренең докладларын тыңлады. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча закон чыгаручылар эшчәнлекнең теге яки бу юнәлеше буенча аныклаучы сораулар бирде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас