+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 ноябрь 2025, 06:26

Путин Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлеге турында сөйләде

Русия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгының өстенлекләре дип җинаятьләрне ачуны арттыруны һәм криминалга каршы көрәштә алымнарны камилләштерүне атады. Президент видеомөрәҗәгатьтә шәхси составны һәм Эчке эшләр органнары ветераннарын бүгенге һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.  

Путин Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлеге турында сөйләдеПутин Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлеге турында сөйләде
Путин Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлеге турында сөйләде

"Сезнең өстенлекләрегез арасында җинаятьләрнең ачылуын арттыру һәм, гомумән, криминалга каршы көрәштә, шул исәптән мәгълүмати киңлектә, алымнарны камилләштерү", - дип билгеләде Путин.

Дәүләт башлыгы ассызыклавынча, хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү буенча системалы нигездә эш дәвам итәргә тиеш, беренче чиратта балигъ булмаганнар арасында.

Моннан тыш, Президент билгеләп үткәнчә, эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләре дә заманча компетенцияләргә ия булырга, белемнәрен һәм күнекмәләрен даими камилләштерергә, үз эшләренә тугры, принципиаль һәм тәртипле булырга тиеш.

"Безнең көннәрдә Эчке эшләр министрлыгы дәүләт механизмының иң мөһим звеноларының берсе булып кала. Илдә иҗтимагый иминлекне һәм эчке тәртипне ышанычлы тәэмин итә, стратегик планнарны гамәлгә ашыра һәм Русиянең көчле хокукый һәм демократик дәүләт буларак үсешенә үзенең саллы өлешен кертә", - дип өстәде ул.

Фото: © РИА Новости / POOL

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас