+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 ноябрь 2025, 04:25

Киләсе ел бердәмлегебезгә багышланачак

Президент Владимир Путин Кремльдә Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышын үткәрдеРусия Президенты Владимир Путин Кремльдә үткән Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышындагы чыгышында иҗтимагый һәм милли бердәмлек, шулай ук илебезнең төп кыйммәтләре Русия суверенитетының нигезе булуын ассызыклады. Президент чит илләрнең бердәмлегебезгә зыян китерергә омтылуын да искәртте. Моннан тыш, Владимир Путин 2026 елны “Русия халыклары бердәмлеге елы” дип игълан итү идеясен хуп­лады.

Киләсе ел бердәмлегебезгә багышланачакКиләсе ел бердәмлегебезгә багышланачак
Киләсе ел бердәмлегебезгә багышланачак

Көн тәртибендә: 2012-25 елларда Русиянең дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, шулай ук киләсе ун елга, 2036 елга кадәрге чорга, әлеге стратегиянең яңа редакциясен әзерләү.

Президент үзенең чыгышын Халыклар бердәмлеге көненең әһәмиятен ассызыклаудан башлады. Аның сүзләренчә, әлеге бәйрәм XVII гасыр башындагы интервенция һәм фетнәне халыкның бергә туп­ланып җиңүе белән бәйле, һәм бу – төрле катлам һәм милләт вәкилләренең уртак Ватан хакына күрсәткән батырлыгы.

“Бу тарихи вакыйгалар безнең өчен дә, киләчәк буыннар өчен дә зур әһәмияткә ия. Алар илебезне җимерүгә китерүче бәхәсләргә, дәүләт нигезләрен какшатуга юл куймаска, иҗтимагый һәм милли бердәмлекне, үз кыйммәтләре­безне сакларга өйрәтә. Бу – суверенитетыбызның төп нигезе”, – диде Президент.
Владимир Путин махсус хәрби операция геройларының батырлыгын милләтара бердәмлекнең ачык мисалы дип атады. “Алар Русия өчен гадел сугышта катнаша һәм шуның белән безнең бер халык булуыбызны күрсәтә”, – дип ассызыклады ул.

Русиядә узган елларда күп кенә мөһим карарлар кабул ителде, яңартылган милли сәясәт системасы төзелде. Әмма киләчәктә дә эшләрне җайга салып, көйләп бетерергә кирәк. “Аерым алганда, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдәге конфликтларны алдан кисәтү мониторингы системасын камилләштерү зарур”, – дип белдерде Президент.

Владимир Путин әйтүенчә, үткәрелгән социологик тикшеренү­ләр бу өлкәдә тотрыклы һәм уңай үзгәрешләр булуын күрсәтә. Шулай да ул һәр урындагы вакыйгага тиз арада җавап бирергә кирәклеген искәртте. “Мондый хәлләр булып тора, чөнки тормыш катлаулы”, – диде ул.

Дәүләт башлыгы провокация­ләргә һәм халык арасында дошманлык тудыру омтылышларына каршы торырга чакырды. “Кагыйдә буларак, провокаторлар чит илдә утыра, финанслана һәм чит ил махсус хезмәтләре тарафыннан идарә ителә. Аларның максаты – бердәмлегебезне какшату”, – диде ул. Президент сүзләренчә, дошманнар төрле сәбәпләрне куллана: көнкүреш вакыйгалары, миграция мәсьәләләре һәм башкалар. Шулай ук, радикаль төркемнәргә һәм террорчылык алымнарына өстенлек бирелә. Русиядән читтә төрле халыкара оешмалар һәм псевдомилли үзәкләр барлыкка килә, алар безгә каршы мәгълүмати сугыш коралы булып тора.

“Хәзер Русияне деколонизация­ләү турында сүзләр йөри, әмма, асылда, алар, илебезне бүлгәләп, стратегик җиңелүгә китерергә хыяллана. Алар хәтта “постРусия” дигән термин да уйлап тапкан. Бу – суверенитеттан мәхрүм ителгән, Көнбатышка буйсынган вак кисәк­ләргә таркалган территория дигән сүз. Аларның бу омтылышлары озак еллар дәвамында уңышсыз булды, әмма алар әле дә дәвам итә. Без моны, һичшиксез, исәпкә алырга тиеш. Нык, эзлекле һәм системалы рәвештә эшләргә, янауларга тиешле җавап бирергә кирәк”, – дип ассызыклады Президент. Ул, шулай ук, бу мәсьәләләрнең милләтара сәясәт стратегиясенең яңа вариантында чагылыш табарга тиешлеген әйтте.

“Агрессив русофобия идеологиясе илебезнең барлык халыкларына каршы юнәлтелгән, чөнки Русия урыс халкы, урыс этносы белән генә бар. Дәүләт төзүче халкы­бызның урыс үзенчәлеге, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле сакланырга һәм якланырга тиеш. Аларның берләштерүче роле күпмилләтле Ватаныбызның бер­дәмлеген тәэмин итә”, – дип белдерде Президент.

Шулай ук, ул илебездә яшәүче һәр халыкның теле һәм гореф-гадәтләре дә мөһим булуын искәртте. “Мондый күптөрлелекне саклау – Русиядәге милли сәясәтнең нигезе. Милли сәясәт­нең иң мөһим күрсәткечләренең берсе – гражданнарның фикере. Кешеләр үз төбәкләрендә, шәһәр­ләрендә милләтара мөнәсәбәт­ләрне ничек бәяли, власть органнарының эшен ничек күрә – менә нәрсә мөһим”, – диде ул. Дөрес мәгълүмат алу өчен Гомумрусия бердәмлеген ныгыту мәсьә­ләсендә социологик тикшеренү­ләр нәтиҗәләрен өйрәнергә, фәнни алымнар кулланып, аларны камил­ләш­терергә кирәк. “Яңа страте­гиянең нәтиҗәлелеге күп яктан идарә итү сыйфатына бәйле. Милли сәясәт өлкәсендәге күрсәткечләр бердәм һәм объектив булырга тиеш”, – диде Президент.
Стратегиянең яңа вариантында төбәк компонентын көчәйтергә тәкъдим ителә. Президент әйтүен­чә, губернаторларның урыннарда эшләү өчен барлык мөмкинлекләре булырга, ә федераль үзәк бердәм стратегик линияне тәэмин итәргә тиеш. Моннан тыш, ул, әлеге өлкәнең мөһимлеген исәпкә алып, милләтара мөнәсә­бәтләр мәсьәлә­ләрен координацияләүче ведомствоара эшче төркемнең статусын хөкүмәт комиссиясенә кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Вице-премьер Татьяна Голикова әлеге документ проектының тиздән Владимир Путинга тәкъдим ителәчәген белдерде.

Искәртеп узабыз: Советның үткән утырышы 2023 елның маенда узган иде. Анда катнашучылар дәүләт милли сәясәтенең заманча Русия моделенең өстенлекләре, яңа төбәкләрне Русия социомәдәни киңлегенә интеграцияләү мәсьә­ләләре турында фикер алышты.

Президент Владимир Путин Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында Бөтенрусия казак җәмгыяте атаманы Виталий Кузнецовның 2026 елны “Русия халыклары бердәмлеге елы” дип игълан итү тәкъдимен хуплады.

Римма ҮТӘШЕВА,
Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, Русиянең Дәүләт думасы депутаты:

– Президент Владимир Путинның 2026 елны “Русия халыклары бердәмлеге елы” дип игълан итү тәкъдимен хуплавы мине бик шатландырды. Минемчә, бу – бик дөрес карар.

Без Бөек Җиңү елында бергәләшеп теләсә нинди авырлыкларны җиңә алуыбызны күрсәттек. Күпмилләтле Русиядә һәр республика үзенчәлекле, аларны бер максат – тынычлыкка омтылу берләштерә. Мәсәлән, Башкортстанда 100дән артык милләт вәкиле яши. Аларның иң күпсанлылары – урыслар, башкортлар, татарлар, чувашлар, марилар, мордвалар һәм удмуртлар. Әлеге халыклар безнең төбәкнең нигезен тәшкил итә.

Алар белән бергә тагын йөзгә якын башка милләт вәкилләре дә яши. Русия чәчәк атсын өчен тынычлык кирәк. Һәр халык үзенчәлекле һәм кабатланмас. Республикада барлык халыкларга, аларның санына карамастан, тигез мөнәсәбәт күрсәтелә.

Хәзер без һәр халыкның иң яхшы традицияләрен күрсәтергә әзерләнәбез. Мин, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе буларак, барлык проектларга да бик шатмын. Без, шулай ук, яңадан-яңа башлангычлар планлаштырабыз. Әлеге бәйрәмнәрдә татарлар гына түгел, ә республикада яшәүче барлык халыклар да актив катнашачак.

Ноябрь ахырында без Нефтекамага юл тотачакбыз, анда “Нәнәй” бәйрәме узачак. Алар – безнең иң якын кешеләребез, тәрбия бирүче өлкән буын вәкилләре генә түгел, ә тулы бер галәм! Күп вакытта менә шундый гореф-гадәтләр төрле милләт вәкилләрен берләштерә.


Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас