Дәүләт башлыкларын Русия мәдәният министры Ольга Любимова, Казахстан мәдәният министры Аида Балаева, Зур театрның генеральный директоры, дирижер Валерий Гергиев озата йөрделәр.
Концерт программасында уннан артык инструменталь һәм хореографик композиция бар иде.
Касым-Жомарт Токаев Русиягә ике көнлек эшлекле сәфәрен Зур театрда булу белән тәмамлады.
Фото: kremlin.ru