+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 ноябрь 2025, 05:40

Медицинада кадрлар кытлыгы хәл ителә

Владимир Путин медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларга дәүләт дәваханәләрендә отработка үтү турындагы законга кул куйды.

Медицинада кадрлар кытлыгы хәл ителәМедицинада кадрлар кытлыгы хәл ителә
Медицинада кадрлар кытлыгы хәл ителә

Шулай ук, документ нигезендә, ординатурадагы барлык бюджет урыннары максатлы булачак.

Яңалыклар сәламәтлек саклауда кадрлар кытлыгын хәл итүгә юнәлтелгән, дип хәбәр иттеләр элегрәк Дәүләт думасында. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, ел башына илдә 29 мең табиб һәм 63 мең урта медицина хезмәткәре җитмәгән.

Закон диплом алган яңа гына эшли башлаган табиблар һәм шәфкать туташлары тиешле белгечлек буенча беренчел махсуслаштырылган аккредитацияне поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә остазлык системасын узу форматында үтәргә тиешлеген билгели. Адаптация һәм квалификация күтәрү чоры белгечлеккә карап билгеләнәчәк, әмма кимендә 3 ел.

"Медицина эшчәнлеген максатлы укыту турында килешүдә күрсәтелгән оешмаларда (әгәр андый килешү төзелгән булса) яки гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасын гамәлгә ашыруда катнашучы оешмаларда башкарырга мөмкин", - диелә документта.

Моннан тыш, киләсе елдан медицина вузларында урыннарның 70 проценты максатлы юнәлеш буенча биреләчәк, калган урыннар гадәти тәртиптә бүленә. Ординатурада уку тулысынча максатлы булып кала.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас