+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 Ноября 2025, 06:52

Кытайлылар өчен ишекләр һәрвакыт ачык булачак

Владимир Путин әлеге карарның якын арада гамәлгә кертеләчәген белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кытайлылар өчен ишекләр һәрвакыт ачык булачакКытайлылар өчен ишекләр һәрвакыт ачык булачак
Кытайлылар өчен ишекләр һәрвакыт ачык булачак

Русиягә килүче Кытай гражданнары өчен визасыз режим якын арада үз көченә керәчәк, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең хөкүмәт башлыклары Советы утырышында катнашучы делегацияләр башлыклары белән очрашу вакытында.

"Безнең яктан якын арада Русиягә килүче Кытай Халык Республикасы гражданнары өчен визасыз үтеп керү чаралары үз көченә кертеләчәк", - диде ул.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков, шулай ук сроклар турындагы сорауга җавап биреп, визасыз режим «бик тиз» кертеләчәк, дип белдерде.

Фото: rutube.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова