

"Русиядә яшьләрнең күпчелеге нейрочелтәрләрне, тел модельләрен төрле бурычлар өчен киң куллана: укуда да, һөнәрдә дә, көндәлек тормышта да", - диде Владимир Путин "Ясалма интеллект дөньясына сәяхәт" конференциясендә.
Президент кичә ясалма интеллект буенча Мәскәүдә үтүче Халыкара конференциягә килде. Күргәзмәне караган вакытта аңа Президент өчен бию башкарган “Сбербанк”ның беренче ясалма интеллект роботын тәкъдим иттеләр, ә соңрак күргәзмә вакытында робот предметлар белән ничек эш итә белүен дә күрсәтте.
Фото: “РИА Новости / POOL”