+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 ноябрь 2025, 11:16

Владимир Путин яңа төбәкләргә барачакмы?

Русия Президенты Владимир Путин яңа төбәкләргә ел ахырына кадәр эш сәфәре белән барырга мөмкин. Бу хакта «РИА Новости» басмасына дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде.

Владимир Путин яңа төбәкләргә барачакмы?Владимир Путин яңа төбәкләргә барачакмы?
Владимир Путин яңа төбәкләргә барачакмы?
"Әлегә графикта эш сәфәренең төгәл датасы юк, ләкин бу аның анда бармаячагын аңлатмый. Барысы да үз вакыты белән эшләнәчәк", - дип белдерде ул.

Донецк һәм Луганск халык республикалары территорияләре, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре Русия составына 2022 елның сентябрендә референдумнар нәтиҗәләре буенча керде.

2023 елның апрелендә Хөкүмәт яңа төбәкләрне үстерү программасын раслады. Президент сентябрьдә кушылган территорияләрне «Русиянең икътисади, хокукый һәм мәгариф киңлегенә» оператив интеграцияләүне Хөкүмәткә йөкләтте. Сигез ел эчендә аларны бөтен күрсәткечләр буенча Гомумрусия дәрәҗәсенә чыгарырга кирәк, дип аңлатты Владимир Путин.

Быел июнь ахырында ул яңа төбәкләрнең 2030 елга уртача Русия тормыш сыйфаты дәрәҗәсенә чыгарга тиешлеген ачыклады.

Фото: РИА Новости

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас