Диоскурлар яр буендагы эшләр тарихи яр буен реставрацияләүне, шулай ук туристларны һәм шәһәр халкын җәлеп итәчәк заманча уңайлы инфраструктура булдыруны үз эченә ала.
Диоскурлар яр буеның озынлыгы 1 километр чамасы. Объектның күпчелек өлешендә эвкалипт, кипарис, олеандр һәм башка агалар үсә, шулай ук борынгы биналар урнашкан.
- Без бу эшне башка төбәкләрдәге хезмәттәшләребез, инвесторлар, меценатлар белән бергә эшлибез - шундый интернациональ проект килеп чыга. Эшнең кайнавын һәм яр буендагы үзгәрешне күрүемә шатмын, - диде Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru