-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь , 14:19

Владимир Путинга соравың бармы?

19 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә эфирга «Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» программасы чыгачак, дип хәбәр иттеләр Кремльнең матбугат хезмәтендә.

Владимир Путинга соравың бармы?
Владимир Путинга соравың бармы?
Дәүләт башлыгы Владимир Путин, традиция буенча, туры эфирда елга нәтиҗәләр ясаячак, журналистлар һәм халыкның сорауларына җавап бирәчәк.

Һәркем үз соравын moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайты аша, 0–40–40 номерына SMS яисә MMS-хәбәр җибәреп, яки 8–800–200–40–40 телефоны аша шалтыратып бирә ала.

Русия Президентына текст һәм видео форматындагы сорауларны «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша да җибәрергә була. Рәсми төркемнәр: vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu. Моннан тыш, "MAX" мессенджерындагы чат-бот аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар: max.ru/moskvaputinu.

Сораулар 4 декабрьдә 15:00 (Мәскәү вакыты) сәгатьтән 19 декабрьдә тапшыру тәмамланганчы кабул ителәчәк.

Фото: Башинформ
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас