-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 декабрь , 08:45

Русия икътисады тышкы басымга бирешми

Президент Владимир Путин “Русия чакыра!” форумының пленар сессиясендә чыгыш ясады. ВТБның 16нчы инвестиция форумы 2-3 декабрьдә Мәскәүдә узды. Быел форумның төп темасы: “Үсешкә юл: яңа икътисад өчен кыю карарлар”.

Русия икътисады тышкы басымга бирешми
Русия икътисады тышкы басымга бирешми

Илебездәге алга киткән технологияләр, икътисадның тотрыклы үсеше хәтта моңарчы күрелмәгән санкцияләр шартларында да ныклык сакларга мөмкинлек бирә. Русиянең киләчәккә планнары зур, һәм форумның девизы илдәге үзгәрешләрне төгәл тасвирлый.

Владимир Путин Русия икътисады алдында торган мәсьәләләр, төп партнерлар белән хезмәттәшлек турында сөйләде, шулай ук илебезнең Украина ягыннан диңгез пиратлыгына һәм Европадан янаган сугыш куркынычына ничек җавап бирәчәген кисәтте. Президент сүзләренчә, Русия каршылыкларны һәм тышкы басымны җиңә, инфляция кими, ә дәүләт финанслары тотрыклы кала.

Башкортстан Фәннәр академиясе Стратегик тикшеренүләр институтының социомәдәни анализ үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Александр Кобыскан бу уңайдан шуларны белдерде:

– Мондый күләмле инвестиция форумын уздыру ачыктан-ачык сәяси-символик мәгънәгә ия. Санкция басымы һәм глобаль үзара бәйләнеш чылбырларын үзгәртеп кору шартларында бу чара суверенитетка нигезләнгән яңа икътисади стратегияне күрсәтү өчен төп мәйданчык булып тора. Владимир Путин чыгышында Көнбатышның “көндәшлеккә нигезләнмәгән ысулларына” Көнчыгыштагы партнерлар белән хезмәттәшлеккә юнәлтелгән бәйсез һәм тотрыклы үсеш моделен каршы куя. Форум тышкы һәм эчке инвесторларга икътисади сәясәтнең тотрыклылыгын һәм дәвамлылыгын күрсәтте. Бу исә барлык төп финанс хакимиятләре арасында хуплау таба.

“Русия чакыра!” форумында икътисадка комплекслы анализ тәкъдим ителде. Анда ирешелгән казанышлар да, хәзерге проблемалар да яктыртылды. Төп тезислар: макроикътисади тотрыклылык (инфляция – якынча 6 процент, эшсезлек – 2,2 процент, дәүләт бурычы тулай эчке продуктның 20 процентыннан кимрәк), шулай ук тулай эчке продуктның үсеш темпының акрынаюы (0,5 – 1 процент) һәм артык ныклы сум проблемасы. Стратегик җавап сыйфатында җитәкчелек инвестицияләр ярдәмендә сыйфатлы үсешкә күчүне, җитештерүчәнлекне арттыруны, технологик хезмәттәшлекне дә кертеп, Кытай һәм Һиндстан белән партнерлыкны ныгытуны билгеләде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас