Владимир Путин Һиндстанга 4 декабрьдә килде. Һиндстан Хәрби-һава көчләренең “Палам” авиабазасында аны Премьер-министр Нарендра Моди каршы алды. Аннары лидерлар бер машинада Премьер-министрның резиденциясенә юл алдылар. Ике ил җитәкчеләре ике сәгать дәвамында рәсми булмаган рәвештә аралашты. Шәхси әңгәмә алдыннан Нарендра Моди Владимир Путин белән очрашуга шат булуы турында әйтте, аны үзенең дусты дип атады. Ул, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең вакыт белән сыналган булуын һәм аларның халыкларына зур файда китерүе турында билгеләп үтте.
Нью-Делидагы Президент сарае каршындагы мәйданда Владимир Путинның Һиндстан Президенты Дроупади Мурму һәм Премьер-министр Нарендра Моди белән рәсми очрашу тантанасы үтте. Аннары Русия Президенты милли азатлык өчен көрәштәге һинд халкы лидеры Махатма Ганди мемориалында булды. Президент мактаулы килүчеләр китабында язу калдырды. Русия Президенты фикеренчә, Махатма Ганди хәзер формалашу стадиясендәге яңа, гадилеккә омтылган күпполяр дөнья тәртибен алдан ук сизгән. Владимир Путин Махатма Гандиның Лев Толстойга язган хатларына сылтама ясады, анда ул диктатурасыз, гегемониясез, тигез хокуклылык, халыкларның үзара хөрмәте һәм хезмәттәшлек принципларына нигезләнгән дөньяның киләчәге турында фикер йөрткән. Русия һәм Һиндстан мондый принципларны халыкара аренада яклый, дип язды Президент.
Хәйдәрәбад сараенда Владимир Путин белән Нарендра Моди арасында әңгәмә узды. “Кадерле дустым! Сезнең белән очрашуга, сезне һәм сезнең делегацияне илебездә сәламләү мөмкинлегенә бик шатмын”, — диде Һиндстан Премьер-министры. Ул ассызыклавынча, әлеге сәфәр – символик: 25 ел элек Владимир Путин Нью-Делига килде һәм стратегик партнерлыкка нигез салды, 15 ел элек ул аеруча өстенлекле дәрәҗәгә күтәрелде. “2000 елдан башлап, соңгы ике ярым дистә елда сезнең карарларыгыз алдан күрүчән һәм ныклы җитәкчелегегез турында сөйли. Владимир Путин ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне үзенең акыллы җитәкчелеге белән тәэмин итте, шуның нәтиҗәсендә бу хезмәттәшлек зур уңышларга иреште”, – диде Нарендра Моди.
Аның Владимир Путин белән мөнәсәбәтләре шулкадәр ышанычлы, Украина буенча даими фикер алышу бара, дип дәвам итте Нарендра Моди. Русия Президенты, чын дус буларак, Һиндстан Премьерына бу юнәлештә ниләр баруын сөйли. Һәм Нью-Дели, кайберәүләр уйлаганча, нейтралитет сакламый, ә эзлекле рәвештә тынычлык урнаштыруга юнәлтелгән барлык тырышлыкларны хуплый.
Владимир Путин Русия-Һиндстан мөнәсәбәтләре бик тирән тарихи характерда һәм Мәскәү моның кадерен белә, дип җавап бирде. “Илләребез үскән саен, дәүләтләребез икътисадлары үскән саен безнең хезмәттәшлек мөмкинлекләре киңәя. Бездә авиация, космос, югары технологияләр, ясалма интеллект өлкәсендә финанслау һәм уртак эш белән бәйле юнәлешләр барлыкка килә. Безнең хәрби-техник хезмәттәшлек өлкәсендә ышанычлы мөнәсәбәтләр саклана”, – диде Президент.
Сөйләшүләр тәмамлангач, лидерлар катнашлыгында берничә документка кул куелды. XXIII Русия-Һиндстан еллык саммиты нәтиҗәләре буенча уртак гариза кабул ителде. Русия Президенты һәм Һиндстан Премьер-министры киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен белдерүләр ясады.
Русия-Һиндстан бизнес-форумының пленар утырышында Русиянең икътисад министры Максим Орешкин Һиндстан товарлары һәм хезмәтләре импортын арттыру нияте турында хәбәр итте. “Бу кыска вакытлы тарих түгел, ә дөньяның өченче һәм дүртенче икътисадлары арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүнең стратегик эш юнәлеше”, – диде ул.
Русия һәм Һиндстан делегацияләре легаль булмаган миграциягә каршы көрәш, сәламәтлек саклау һәм суднолар йөртү өлкәсендә хезмәттәшлек, транспорт инфраструктурасын үстерү, Арктиканы үзләштерүгә кагылышлы 29 документка кул куйдылар. Аерым алганда, 2030 елга кадәр икътисади хезмәттәшлек программасын килештерделәр, шул вакытта сәүдә әйләнеше хәзерге 64 миллиард доллардан 100 миллиард долларга кадәр үсәргә тиеш.
“Сүз кече модульле реакторлар төзү, йөзүче атом электр станцияләре, шулай ук медицинада, авыл хуҗалыгында һәм башка өлкәләрдә атом-төш технологияләрен энергетик куллану турында да бара”, – диде Владимир Путин.
Русия һәм Һиндстан инде банкара кредит-финанс хезмәттәшлегенең тотрыклы каналларын төзеде. Шулай ук туристлар өчен 30 көнлек визасыз режим мәсьәләсен карарга, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк.
Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков аңлатуынча, Русия-Һиндстан мөнәсәбәтләренең, халыкара көн тәртибенең иң сизгер һәм мөһим аспектлары турында фикер алыштылар. Бу очрашулар сәясәтне формалаштыруда мөһим роль уйный.
Дәүләт сәфәре алдыннан Владимир Путин “India Today” телеканалына интервью бирде, хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре һәм Мәскәүнең халыкара хәлгә карашы турында сөйләде. Ул һәм Нарендра Моди бер илгә карата да каршы уртак эш итмәүләрен ассызыклады. Президент сүзләренә караганда, Украинадагы хәл энергетика өлкәсендә ике илнең хезмәттәшлегенә йогынты ясамаячак. Шулай ук эре Америка компанияләре Мәскәүгә хатлар җибәрә, чөнки, барлык проблемаларны хәл иткәннән соң, Русиягә кайтырга телиләр, диде.
Шул ук вакытта Владимир Путин Һиндстан белән Кытай арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләргә кагылды.
“Мин беләм, Премьер-министр Нарендра Моди да, президент Си Цзиньпин да барлык мәсьәләләрне, хәтта иң катлаулы дәүләтара проблемаларны да хәл итү юлларын эзли. Мин бу хакта беләм, чөнки Премьер-министр Нарендра Моди да, Президент Си Цзиньпин да билгеле бер киеренкелек үсүен күрәләр, һәм алар икесе дә бу проблемаларны хәл итү юлларын табарга тырышалар, күп көч куялар, мин моны яхшы беләм һәм ачык күрәм. Хәл ителмәгән проблемаларны зирәклек белән уңышлы чишәрләр”, – диде Владимир Путин.
Русия һәм Һиндстан халыкара аренада БРИКСның абруен күтәрү, БМО уставында беркетелгән халыкара хокукның төп принципларын яклап, гаделрәк һәм демократик күпполярлы дөнья төзелешен формалаштыруга ирешергә ниятли.
Сәфәре ахырында Владимир Путин “Россия сегодня” һәм RT телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньян белән “RT India” каналының ачылу тантанасында катнашты. Президент бу мөһим вакыйганы билгеләп, телеканал Русия һәм Һиндстан гражданнары арасында хезмәттәшлекне җайга салырга ярдәм итәчәк, диде. “RT каналы – гадел мәгълүмат чыганагы. Аның максаты – аудиториягә Русия һәм дөньядагы вакыйгалар турында дөрес мәгълүмат җиткерү. Кайбер илләрдә RT телеканалын ябалар, чөнки куркалар. Бу дөреслектән курку”, – дип билгеләде Президент.
Владимир Путинның дәүләт сәфәре Һиндстан Президенты Дроупади Мурма белән әңгәмә һәм аның исеменнән Русия Президенты хөрмәтенә дәүләт кабул итүе белән тәмамланды. “Һиндстанда: “Бергә барсак, бергә үсәрбез”, диләр. Бу сүзләр Русия белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең рухын, характерын һәм традицияләрен төгәл чагылдыра”, – диде Владимир Путин чыгышында.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.