-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 декабрь , 18:45

«Бердәм Русия»нең Башкортстан төбәк бүлеге конференциясе узды

10 декабрьдә Уфада республика Башлыгы, «Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров партиянең Башкортстан бүлеге конференциясендә катнашты. Көн тәртибендә – партиялеләр алдында торган актуаль бурычлар турында фикер алышу.

«Бердәм Русия»нең Башкортстан төбәк бүлеге конференциясе узды
«Бердәм Русия»нең Башкортстан төбәк бүлеге конференциясе узды
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән партиянең Генераль советы Секретаре, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев мөрәҗәгать итте.

«Бердәм Русия»нең Башкортстан бүлекчәсе төбәк командасында – 130 меңнән артык фикердәш. Бу - киң перспективалы һәм аерым җаваплылыклы көчле актив.

Сезнең ярдәм белән безнең партия җитди нәтиҗәләргә иреште. Республикада Халык программасы уңышлы гамәлгә ашырыла, партия проектлары үсеш ала, мәктәпләр, юллар, ФАПлар, почта бүлекчәләре төзелде һәм яңартылды. Торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасы яхшырды. Һәм бу эш халык наказларына таянып дәвам итәчәк.

Алгы сызыктагы сугышчыларыбызга ярдәм итү, «Миңнегали Шәйморатов исемендәге штаб» волонтерлык хәрәкәте эшен оештырган өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Сез меңләгән тонна гуманитар ярдәм җибәрдегез. Ә сезнең махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре турында кайгыртуыгыз – чын патриотизм һәм халкыбыз бердәмлегенең ачык мисалы.

Төбәкнең партия әзерлегендә әйдәүче үзәкләрнең берсе буларак эшен аерым билгеләп үтәм. Башкортстанда югары партия мәктәбенең беренче төбәк филиалы – яшь депутатлар өчен сәяси компетенцияләр үзәге ачылды.

Сезгә, Радий Фәритович, партия командасына эшләребездә катнашуыгыз һәм фидакарьлек күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәм. Ышанам ки, сез биргән темп тагын да әһәмиятлерәк казанышларга этәргеч булачак», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров партиянең республика халкы мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте.

– Иң элек бу катлаулы елда актив эшчәнлек өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә. Без бергә махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән башкарган эш өчен. Бу - безнең төп өстенлегебез. Монда сабырлык, чыдамлык күрсәтергә кирәк. Шуңа күрә без җиңгәнче бу эшне дәвам итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. - Катлаулы финанс-икътисади хәлгә карамастан, без барлык йөкләмәләребезне үтәүне, социаль инфраструктураны үстерү белән шөгыльләнүне дәвам итәбез.

Башкортстан Башлыгы шулай ук ассызыклаганча, төбәк бүлекчәсе партия дисциплинасының югары дәрәҗәсен күрсәтә, бу 2026 елның электораль циклын лаеклы узарга ярдәм итәчәк.

- Республикада югары партия мәктәбенең беренче филиалы ачылу яхшы этәргеч булды. Без Уфага кызыклы спикерларны чакырырга тырыштык. Бу эшне дәвам итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. - Киләсе ел сәяси яктан бик катлаулы булачак, чөнки Дәүләт думасына һәм Уфа шәһәр Советына сайлаулар үтәчәк. Безнең федераль парламентта депутатлар корпусы шактый зур, депутатларның күбесе бу чакырылышны лаеклы үтәде. Әгәр кешеләр аларны хупласа, алар үз эшчәнлекләрен Дәүләт думасында дәвам итәчәк. Бер өлеше башка эшкә күчәчәк. Безнең өчен гадел көрәштә җиңү принципиаль мөһим, һәм шулай эшләячәкбез дә. Безгә чиста җиңү кирәк.

Конференция делегатлары төбәк Сәяси Советы һәм Контроль комиссиясе составына үзгәрешләр кертте.

Чара азагында Радий Хәбиров иң яхшы эшләгән урындагы бүлекчәләргә партия бүләкләре тапшырды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас