-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 декабрь , 08:55

“Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре”

Русия Президенты 19 декабрьдә туры эфирда ил халкының һәм журналистларның сорауларына җавап бирәчәк. “Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре” программасы 19 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә башланачак.Русия Президенты елга йомгак ясаячак, ил тормышындагы төп вакыйгалар турында фикер алышачак.

“Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре”
“Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре”

Формат берләштерелгән булып кала: бер тапшыруда туры линия һәм зур матбугат конференциясе бергә үтә. Бу русиялеләрнең сорауларын һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары күтәргән темаларны бергә тупларга мөмкинлек бирә.


Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерүенчә, быел эфир төбәкләрдән турыдан-туры кушылуларсыз узачак, чөнки мондый форма инде кирәк түгел. Гражданнарның сораулары элеккечә алдан һәм эфир вакытында кабул ителә.


Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко билгеләп үтүенчә, ел саен үткәрелүче “Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре” программасы власть һәм җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекнең мөһим коралы булып кала.


“Миллионлаган русияле өчен эфир — ил җитәкчелеге белән кире элемтәнең реаль каналы. Биредә гражданнар үзләренең сораулары ишетелүен һәм оператив хәл ителергә мөмкинлеген күрә. Формат ел йомгакларын һәм тере диалогны берләштерә, бу иҗтимагый кәефләрне һәм өметләрне туплап аңларга мөмкинлек бирә”, – дип ассызыклады эксперт.
Президентка сорауларны әлеге адреслар аша: moskva-putinu.ru һәм москва-путину.рф, шулай ук 0-40-40 яисә 8-800-200-40-40 телефоннары буенча СМС һәм ММС итеп җибәрергә мөмкин. Бу хакта Кремльнең рәсми сайты хәбәр итә.


Моннан тыш, сораулар “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә тапшыруның рәсми төркемнәре аша кабул ителәчәк. Шулай ук, тапшыруның сайтына күчеп, махсус мобиль кушымта йөкләп, сорауны аның аша да җибәрергә була. Моңа өстәп, МАХ мессенджерындагы max.ru/moskvaputinu чат-бот белән кулланырга мөмкин. Сорауларны кабул итү тапшыру тәмамланганчы дәвам итәчәк.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас