-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 декабрь , 08:55

Русия белән Төрекмәнстан – стратегик партнерлар

Ике ил арасындагы хезмәттәшлек дуслык һәм яхшы күршелек рухында уңышлы дәвам итәРусия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта булды. Аэропортта аны төрекмән халкының милли лидеры Гурбангулы Бердымөхәммәдов каршы алды. Сәфәрнең максаты – Халыкара тынычлык һәм ышаныч елына, Халыкара нейтралитет көненә һәм Төрекмәнстанның Даими нейтралитетының 30 еллыгына багышланган “Тынычлык һәм ышаныч: тотрыклы киләчәк мәнфәгатьләрендә максатларның бердәмлеге” халыкара форумында катнашу. Владимир Путин шулай ук берничә мөһим ике яклы сөйләшүләр дә уздырды.

Русия белән Төрекмәнстан – стратегик партнерлар
Русия белән Төрекмәнстан – стратегик партнерлар
Иң көтелгән очрашуларның берсе – Иран Президенты Масуд Пезешкиан белән булды. Якын Көнчыгыштагы тотрыксызлыкны исәпкә алганда, бу – әһәмиятле вакыйга. Владимир Путин ел ярым Ислам Республикасын җитәкләгән коллегасы белән даими элемтәдә тора. Җитәкче алмашынуга карамастан, Мәскәү белән Тәһран мөнәсәбәтләре союздашлык һәм стратегик партнерлык рухын саклап калды. Русия лидеры бу хакта ассызыклады.

“Ел башында без стратегик партнерлык турында бик мөһим килешүгә кул куйдык”, – дип искәртте ул.

Хезмәттәшлек үсештә. Владимир Путин сүзләренчә, узган елда ике яклы товар әйләнеше 13 процентка арткан, ә быел беренче өч кварталда гына – тагын 8 процентка.
“Без төп эре проектлар буенча эшләүне дәвам итәбез. Алар арасында – “Бушер” атом электр станциясе һәм Төньяк-Көньяк маршруты кебек инфраструктура үсеше. Газ һәм электр энергиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышабыз. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур эш дәвам итә. Һәм, әлбәттә, Иранның атом-төш программасы белән бәйле барлык халыкара мәсьәләләр буенча да тыгыз элемтәдә торабыз”, – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Ашхабадта Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән дә җентекле сөйләшүләр үткәрде. НАТО кысаларындагы йөкләмәләр Әнкарага Мәскәү белән хезмәттәшлек итәргә комачауламый.

Сөйләшүләр делегацияләр катнашлыгында киңәйтелгән составта башланды һәм ябык режимда 40 минут дәвам итте. Аннары ике Президент арасында үтте.

Русия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр тирәнәя, бигрәк тә сәүдә-икътисади өлкәдә. Ике яклы элемтәләрнең күпкырлы булуы халыкара дәрәҗәдә кыенлыкларны һәм өченче илләрнең басымын җиңәргә мөмкинлек бирә.

Хәзер Мәскәү һәм Әнкараның игътибар үзәгендә – эре уртак проектлар, беренче чиратта – “Аккую” атом электр станциясе. Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган төзелешкә 2018 елда старт бирделәр.

Шулай ук Украина, төбәк һәм халыкара мәсьәләләр буенча җентекле фикер алышу булды. Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган европалыларның Русия активларын тартып алу омтылышлары турында фикер алыштылар. Яклар фикеренчә, мондый уйланылмаган гамәлләр Бреттон-Вуд системасын һәм халыкара финанс системасы принципларын җимерүгә китерәчәк.

Тар составтагы Русия-Төркия сөйләшүләренә соңрак Пакистан Премьер-министры Шаһбаз Шәриф кушылды.

Владимир Путин шулай ук Гыйрак Республикасы Президенты Абдул Латыйф Рәшид белән дә очрашты.

Ашхабадта Русия лидеры Халыкара тынычлык һәм ышаныч елына, Халыкара нейтралитет көненә һәм Төрекмәнстанның Даими нейтралитетының 30 еллыгына багышланган форум эшендә катнашты.

Моңа кадәр Владимир Путин Ашхабадка 2024 елның октябрендә, төрекмән шагыйре һәм фикер иясе Мәхтүмколый Фрагиның 300 еллыгына багышланган чараларда катнашу өчен килгән иде.

Русия Президенты Төрекмәнстан Нейтралитеты Монументына чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Пленар утырыш башланыр алдыннан Халыкара форумда катнашучы делегацияләр башлыкларын Төрекмәнстан Президенты сәламләде, шулай ук форумда катнашучы делегацияләр башлыклары бергәләп фотога төште.

Форум эшендә дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары, шулай ук халыкара оешмалар вәкилләре катнашты.

Форумны уздыру башлангычы дәүләтләр, халыкара оешмалар һәм гражданлык җәмгыяте арасында стратегик диалогны үстерүгә, ышанычны һәм үзара аңлашуны ныгытуда килешенгән алымнар эшләүгә, шулай ук тотрыклы үсешнең төп факторы буларак дөнья мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән.

“Тынычлык һәм ышаныч: тотрыклы киләчәк мәнфәгатьләрендә максатларның бердәмлеге” халыкара форумы утырышында чыгыш ясаганда, Владимир Путин БМОның халыкара аренадагы ролен аерым билгеләп үтте һәм Мәскәү белән Ашхабадның партнерлыгы турында сөйләде.

“30 ел элек сезнең ил җитәкчелеге тарафыннан даими нейтралитет файдасына ясалган сайлау, асылда, Төрекмәнстанның бәйсез һәм суверен дәүләт буларак үсешенең стратегик юнәлешен билгеләде. Үзәк Азия төбәгендә дә, бөтен дөньяда да лаеклы хөрмәт һәм абруй казанган дәүләт ул. Бай тарихи, мәдәни һәм рухи мираска таянып, Төрекмәнстан халык хуҗалыгының һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында алга китешкә ирешә. Сезнең илегез уйланган тышкы сәяси курс үткәрә, төбәк һәм халыкара иминлекне, тотрыклылыкны ныгытуга сизелерлек өлеш кертә, дөнья эшләрендә хезмәттәшлек һәм үзара ышаныч атмосферасын формалаштыру өчен җитди көч куя”, – диде Владимир Путин.

Президент сүзләренчә, Русия белән Төрекмәнстанның стратегик партнерлыгы дуслык һәм күршелек рухында уңышлы үсә. Ике яклы икътисади элемтәләр киңәя. 2025 елның 10 аенда товар әйләнеше 35 процентка арткан, бу, алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда, сизелерлек күбрәк. Русия компанияләре Төрекмәнстан базарында яңа инвестиция проектларын тормышка ашырырга әзер, энергетика, транспорт, башка тармакларда да хезмәттәшлек ныгый бара.

Русия һәм Төрекмәнстанның актив катнашлыгында масштаблы күп яклы икътисади проектлар гамәлгә ашырыла, “Төньяк-Көньяк” магистраль транспорт коридоры салына, ике яклы төбәкара багланышлар, мәдәни-гуманитар һәм мәгариф өлкәләрендә алмашулар үсә. Русиядә 54 меңнән артык Төрекмәнстан студенты белем алуын әйтү дә җитә.
2026 елда Төрекмәнстан БДБ рәислеген кабул итәчәк. Президент Төрекмәнстан коллегаларына уңышлар теләде һәм Русия ягы барлык кирәкле ярдәм күрсәтәчәк, дип ышандырды.

Халыкара форумның пленар утырышы тәмамлангач, Владимир Путин Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты.

– Мин сезне бүгенге чара һәм нейтралитетның 30 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Бу, миңа калса, Төрекмәнстан өчен бик яхшы вакыйга. Нәкъ менә Төрекмәнстан башлангычы белән Берләшкән Милләтләр Оешмасы нейтралитет белән бәйле тиешле карар кабул итте, – диде Владимир Путин. – Бу сәясәт үзен тулысынча аклый. Бу, мин бүген чыгышымда әйткәнемчә, төбәктәге хәлне тотрыклыландыруга ярдәм итә һәм күп илләр белән ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яхшы шартлар тудыра, шул исәптән Русия белән Төрекмәнстан арасындагы ике яклы элемтәләребезне үстерүдә дә. Алар дуслык, күршелек рухында уңышлы үсә. Безнең барлык юнәлешләр буенча мөнәсәбәтләребезне төзүдә күп эшләр башкарылды һәм, ышанам, тагын да күбрәк эшләр башкарылырга мөмкин.

Сердар Бердымөхәммәдов, үз чиратында, Владимир Путинның Төрекмәнстанга килүен зур дәрәҗә һәм өстенлек дип атады. Русия лидерының форумда катнашуы тынычлыкны, ышанычны һәм үзара аңлашуны ныгыту эшенә тугрылык күрсәтә, диде ул.

Форум Ашхабад декларациясен әзерләде, ул, Владимир Путин аңлатканча, уртак эшнең мөһим нәтиҗәсе булырга тиеш.

“Русия, һичшиксез, бу документны һәм анда әйтелгән БМО уставында беркетелгән халыкара мөнәсәбәтләрнең төп принципларына ныклы тугрылыгын хуплый, – дип ачыклык кертте Президент. – Алар арасында – тынычлык сөючәнлек һәм башка дәүләтләрнең эчке эшләренә тыкшынмау, илләрнең һәм халыкларның үсеш моделенә, үз карашларына, гореф-гадәтләренә һәм диненә хокукларын хөрмәт итү”.

Владимир Путин фикеренчә, БМО 80 елдан соң да дөнья балансын саклау механизмының моңарчы күрелмәгән үрнәге булып кала. Һәм күпполярлы дөньяның яңа дәверендә дәүләтара мөнәсәбәтләр нәкъ менә аның принципларында төзелергә тиеш.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас