Иртәгә ил башлыгы белән туры линия узачак. Аңа сорауларны әлеге сайт адреслары аша: moskva-putinu.ru һәм москва-путину.рф, шулай ук 0–40–40 яисә 8–800–200–40–40 телефоннары буенча СМС һәм ММС итеп җибәрергә мөмкин. Бу хакта Кремльнең рәсми сайты хәбәр итә.
Моннан тыш, сораулар “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә тапшыруның рәсми төркемнәре аша кабул ителәчәк. Шулай ук, тапшыруның сайтына күчеп, махсус мобиль кушымта йөкләп була, сорауны аның аша да җибәрергә була. Моңа өстәп, МАХ мессенджерындагы max.ru/moskvaputinu чат-бот белән кулланырга мөмкин.
Сорауларны кабул итү тапшыру тәмамланганчы дәвам итәчәк.
Фото: "Кремлин.ру"