-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь , 14:00

Владимир Путин елга нәтиҗә ясый

Бүген Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә эфирга “Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре” программасы чыга. Русия Президенты туры эфирда узып баручы елга нәтиҗәләр ясаячак, ил тормышындагы төп вакыйгалар турында фикер алышачак, журналистлар һәм илебез халкы сорауларына җавап бирәчәк.

Владимир Путин елга нәтиҗә ясый
Владимир Путин елга нәтиҗә ясый
Чара ел саен уздырылучы зур матбугат конференциясен һәм Президент белән туры элемтәне берләштерә һәм берничә сәгать дәвам итә. Бу русиялеләрнең сорауларын һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары күтәргән темаларны бергә тупларга мөмкинлек бирә.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренчә, быел эфир төбәкләрдән турыдан-туры кушылуларсыз узачак, чөнки мондый форма инде кирәк түгел. Гражданнарның сораулары элеккечә алдан һәм эфир вакытында кабул ителә.

Быел гражданнардан Владимир Путин белән туры элемтәгә сораулар җыю 4 декабрьдә 15:00 сәгатьтә башланды һәм ясалма интеллект кулланып уза, дип хәбәр иттеләр Кремль матбугат хезмәтендә.

Башкортстан журналистлары Мәскәүдә үтүче “Владимир Путин белән ел йомгаклары” программасында катнаша. Безнең республиканы “Башинформ” хәбәрчесе Ләйсән Закирова, БСТ журналисты Илдар Байбулатов һәм видеооператор Артур Хөснетдинов, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты медиамөхәррире Марсель Байдәүләтов һәм “Әбҗәлил” гәзите мөхәррире Таңчулпан Йомагуҗина тәкъдим итә.

Былтыр Президент белән туры линия һәм матбугат конференциясе берләштерелгән форматта үтте. Мөрәҗәгатьләрне эшкәртү өчен беренче тапкыр ясалма интеллект кулланылды. Чарага төбәк һәм федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, шулай ук аккредитация узган чит ил журналистлары чакырылды. Трансляция 4 сәгать 27 минут дәвам итте.

Фото: kremlin.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас