“Әгәр сез безгә хөрмәт белән карасагыз, безнең мәнфәгатьләребезне без даими рәвештә сезнекен үтәргә тырышкан кебек сакласагыз, әгәр сез безне НАТОның Көнчыгышка киңәюе белән алдамасагыз, бернинди операцияләр дә булмаячак”, - диде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Көнбатыш элиталары Русиянең иминлек өлкәсендәге мәнфәгатьләрен санга сукмады һәм үз куллары белән хәзерге хәлне булдырды, Русия белән сугышка әзерлек турындагы белдерүләр белән хәлне киеренкеләндерүне дәвам итте.
“Ләкин сез аңлыйсыз бит, без Европага һөҗүм итәргә җыенабызмыни? Бу – чи ялган. Бу эчке сәяси күзаллаулардан чыгып, дошман образын тудыру өчен эшләнә, бу очракта – Русиядән. Бу күп кенә Көнбатыш хөкүмәтләре тарафыннан берничә ел дәвамында икътисад өлкәсендә дә, социаль сәясәт өлкәсендә дә системалы рәвештә кылынган хаталарын яшерү өчен эшләнә.
Без сезнең белән эшләргә әзер: Бөекбритания белән дә, Европа белән дә, АКШ белән дә, тик тигезлектә, бер-беребезгә хөрмәт белән карап”, – дип ассызыклады Русия лидеры.
Фото: kremlin.ru