-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 декабрь , 10:49

Ил икътисады өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путин үткәргән Дәүләт Советы утырышында катнашты. Көн тәртибендә - ил икътисады өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре.

Ил икътисады өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды
Ил икътисады өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды

Утырышны ачып, дәүләт башлыгы катнашучыларны Дәүләт Советының 25 еллыгы белән котлады, фикер алышучы темаларның мөһимлеген билгеләп үтте.

– Дәүләт Советындагы мәсьәләләр ил өчен, гражданнар өчен һәрвакыт әһәмиятле, мөһим, актуаль, - диде Владимир Путин. - Алда торган бурычларны уңышлы хәл итү өчен сезгә көч, энергия, сәламәтлек телим.

Утырышның темасы турында сөйләгәндә, Русия Президенты ассызыклаганча, илнең икътисади актив халкы арасында мәшгульләр өлеше 97,8 процентка җиткән, ә эшсезлек 2,2 процентка кадәр кимегән. Бу бик югары мәшгульлек күрсәткече һәм тарихи яктан түбән эшсезлек.

- 2022 елдан башлап икътисадка өстәмә рәвештә 2,6 миллион кеше җәлеп ителгән. Бу яхшы, уңай нәтиҗә. Хәзер хезмәт базарында ирекле эшче көчкә кытлык күзәтелә. Шул ук вакытта икътисадның аерым юнәлешләре буенча ихтыяҗ тәкъдимнән күп тапкырлар артык, бигрәк тә производстволар өчен төп булган һөнәри төркемнәрдә. Бу квалификацияле эшчеләр һәм инженер кадрлар, - диде Владимир Путин.

Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә фикер алышуның төп нәтиҗәләрен чыгарды. Радий Хәбиров ассызыклавынча, республикада квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә.

- Бу иң актуаль темаларның берсе. Икътисад үсә, анда кешеләр эшләргә тиеш. Утырышта без быел һәм алдагы елларда нәрсә белән шөгыльләнүебез турында фикер алыштык. Берничә ел элек без һөнәри белем бирү системасын үстерү турында дөрес стратегик карар кабул иттек һәм инде билгеле бер уңай нәтиҗә сизәбез, – диде төбәк җитәкчесе.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас