+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 Декабря 2025, 05:40

Президент Берләшкән төркемнең идарә пунктында булды

Русия Президенты, Югары Башкомандующий Владимир Путин гаскәрләр (көчләр) Берләшкән төркеменең идарә пунктларының берсендә булды, анда Генераль штаб җитәкчелеге һәм гаскәрләр төркемнәре командующийлары белән киңәшмә үткәрде.

Президент Берләшкән төркемнең идарә пунктында булдыПрезидент Берләшкән төркемнең идарә пунктында булды
Президент Берләшкән төркемнең идарә пунктында булды
Президент Кораллы Көчләр Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимовның махсус хәрби операция уздыру зонасындагы хәл турындагы докладын тыңлады.

“Үзәк” төркеме гаскәрләре командующие Валерий Солодчук һәм “Көнчыгыш” төркеме гаскәрләре командующие Андрей Иванаев, шулай ук аларга буйсынган берләшмәләр командирлары Донецк Халык Республикасының Димитров шәһәрен һәм Запорожье өлкәсенең Гуляйполе шәһәрен азат итү һәм хәрби бурычларны үтәү барышы турында хәбәр иттеләр.

Фото: kremlin.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас