-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 гыйнвар , 15:13

Владимир Путин илебез хәрбиләренең миссиясен изге дип атады

Русия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, илебез хәрбиләре изге миссия үти. Дәүләт башлыгының әлеге мөрәҗәгате Кремль сайтында бастырылган.

Владимир Путин илебез хәрбиләренең миссиясен изге дип атады
Владимир Путин илебез хәрбиләренең миссиясен изге дип атады

 

Русия Президентының белдерүе Раштуа белән бәйле. Путин искәрткәнчә, Христосны еш кына коткаручы дип атыйлар, чөнки ул җир йөзенә барлык кешеләрне азат итү өчен килгән.

Владимир Путин ассызыклаганча, сугышчылар "Ходай кушуы буенча нәкъ менә шушы миссияне үти — Ватанны саклау һәм аның халкын коткару».

“Русиягә барлык вакытларда да үз сугышчыларына Ходай кушуы буенча шушы изге миссияне үтәүче кешеләргә караган кебек карадылар”, — дип билгеләде Путин.

Президент белдергәнчә, православ христианнар белән бергә уртак шатлыкны башка конфессияләр вәкилләре дә уртаклаша. «Чөнки, билгеле булганча, җиңү һәрвакыт барысына да берәү", - дип нәтиҗә ясады Русия лидеры.

Элегрәк Путин православие динен тотучыларны Раштуа белән котлаган иде. Русия Президенты бәйрәмне Мәскәү өлкәсе храмнарының берсендә каршы алды.

Фото: Виталий Аньков / РИА Новости

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас