Әлеге рейтингта Русия субъектлары башлыкларының рәсми шәхси аккаунтлары карала. Һәр катнашучы өчен махсус формула буенча активлык индексы исәпләнә. Индекс өч социаль челтәрдәге активлыкны күрсәтә (ВК, ОК һәм Telegram). Тикшеренү методикасы социаль челтәрләрдә эшләү нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләрен анализлауга нигезләнә: лайклар, шәрехләр, репостлар, постлар саны.
Моннан тыш, рейтинг төзегәндә активлыкны җентекләбрәк анализлау өчен, кайбер сыйфат күрсәткечләре дә исәпкә алына: бастырылучы контентның төрлелеге, мультимедиа куллану һәм аудитория активлыгын анализлау, комментарийлардагы тискәре һәм позитив нисбәтләр.
Шулай итеп, төбәк башлыкларының социаль челтәрләрдәге активлыгы рейтингында (агымдагы елның 5-11 гыйнварында) Радий Хәбиров - 5нче урында. Беренче урынны Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенче урынны - Адыгея Республикасы Башлыгы Морат Кумпилов, 3нчене - Ханты-Манси автономияле округы губернаторы Руслан Кухарук, 4нчене - Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор алган.
Фото: bashinform.ru