

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров белән эшлекле очрашу уздырды. Узган елда сәнәгать үсеше күрсәткечләре, дәүләт оборона заказын үтәү һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясен диверсификацияләү, ракета-космик тармак казанышлары турында фикер алыштылар.
- Икътисадны суытуга планлы курс кысаларында сәнәгатьнең эшкәртү тармакларында динамика чыннан да уңай саклана. Без 2025 елны якынча 3 процент күрсәткечләр белән тәмамладык. Февральдә рәсми статистика алганнан соң тагын да төгәлрәк саннар күрәчәкбез, - диде очрашуда Денис Мантуров.
Фото: kremlin.ru