+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
16 гыйнвар , 04:00

“Нәтиҗәләр бик яхшы”

Президент Владимир Путин вице-премьер Марат Хөснуллинның отчетын тыңлады.

“Нәтиҗәләр бик яхшы”“Нәтиҗәләр бик яхшы”
“Нәтиҗәләр бик яхшы”
Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин Президент Владимир Путин белән очрашуда яңа төбәкләр һәм төзелеш өлкәсенең үсеше турында сөйләде. Президент төзү­челәрне 2025 елда күчемсез милекне файдалануга тапшыру­ның югары күрсәткечләренә ирешүләре белән котлады.

Марат Хөснуллин сүзләренчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча файдалануга тапшырылган күчемсез милек күләме – 2024 ел дәрәҗә­сендә. Барлык күрсәткеч­ләр дә үтәлде, дип өстәде ул.

– Бик яхшы. Барлык төзүчеләрне, инженерларны, эш­челәрне, җитештерүне оештыручыларны бу нәтиҗәләр белән котлыйм, – дип билгеләде Владимир Путин.
Шулай ук “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проек­тының барлык билгеләнгән күрсәт­кечләренә дә ирешелгән. Вице-премьер сүзләренчә, юллар буенча барлык планнар арттырып үтәлгән, кайбер урыннарда хәтта 2026 ел программасына керелгән. Көньяк төбәкләрдә арттырып үтәү 20 процентка кадәр җиткән.

– Бездә автомобильләр саны – 11 процентка, юлларда йөк ташу күләме – 25 процентка артуга һәм автомобиль туризмы популярлашуга карамастан, программаны гамәлгә ашыруның биш елында һәлак булучылар саны буенча барлык күрсәткечләр 25 процентка диярлек кимеде. Сез куйган барлык бурычларны үтәдек, – диде Марат Хөснуллин.

– Бу – бик яхшы нәтиҗә, – диде Президент.

Элегрәк Марат Хөснуллин хәбәр итүенчә, Русиядә автомобиль юлларын төзү, реконструк­ция­ләү һәм ремонтлау күләме 2025 ел нәтиҗәләре буенча, 2024 ел күрсәткече белән чагыштырганда, 14 процентка арткан һәм 28 мең километр тәшкил иткән. Юл эшләрен алдан финанслауга 201 миллиард сум юнәлтелгән.
Русиянең яңа территорияләре буенча программаны финанслау 99,5 процентка үтәлгән.

– Федераль заказчылар тарафыннан да, шеф төбәкләр тарафыннан да барлык бурычлар да үтәлде. Кайбер урыннарда зур булмаган үтәлмәү бар, әмма башка урыннарда арттырып үтәлде, – диде Марат Хөснуллин.

Очрашуда Донецк Халык Республикасында су тәэминаты мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

– Сез миңа әйткәнчә, иске суүткәргечне ремонтлау якынча яңасын төзү кебек үк торачак. Барысын да игътибар белән анализларга кирәк. Бу турыда хәбәр итүегезне үтенәм, – диде Владимир Путин.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас