

Очрашулар, гадәттә, аерым уза. Бу хакта Русия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков "Ведомости"га сөйләгән.
"Президент фракцияләр лидерлары белән даими элемтәдә тора. Һәм еш кына мондый очрашулар рәсми булмаган форматта уза", - диде ул.
Үткән елның 18 сентябрендә Дәүләт думасында Президент парламент фракцияләренең барлык башлыклары белән берьюлы очрашты. Дәүләт башлыгы партияләр рәисләре белән аерым аралашкан очрашулар сериясе 2024 елда булды. Ул вакытта төрле даталарда Путин "Бердәм Русия" партиясе башлыгы Владимир Васильев, ЛДПР җитәкчесе Леонид Слуцкий, "Яңа кешеләр" фракциясе лидеры Алексей Нечаев һәм "Гадел Русия" рәисе Сергей Миронов белән очрашты.
Фото: "Кремлин.ру"