Көн тәртибендә - Башкортстанның Русия парламенты белән багланышларын киңәйтү, республикада «Гадел Русия» партиясе эшчәнлеге, шулай ук төбәкнең социаль-икътисади үсеше һәм спорт өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстанда партия вәкилләре белән барлык дәрәҗәләрдә дә конструктив мөнәсәбәтләр урнаштырылган.
– "Гадел Русия" безнең өчен партнерлык сәяси көче булып тора. Эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре буенча без үзара аңлашу табабыз һәм бергәләп республика һәм ил файдасына эшлибез, – дип ассызыклады төбәк Башлыгы.
Очрашуда шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында фикер алыштылар. Александр Бабаков төбәк җитәкчелегенең эшен һәм Башкортстан Башлыгының төп бурычларны хәл итүгә керткән шәхси өлешен югары бәяләде.
– Мин республика Башлыгына ачык һәм эчтәлекле диалог өчен рәхмәтлемен. Бу - формаль булмаган аралашу, аның барышында без төбәк үсешенең агымдагы мәсьәләләре һәм стратегик бурычлары турында фикер алышабыз. Башкортстан җитәкчелегенең сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү тырышлыгы югары бәягә лаек, - дип билгеләп үтте Александр Бабаков журналистлар белән әңгәмәдә.
Парламентарий шулай ук төбәк җитәкчесе белән күпьеллык шәхси танышлык ышанычлы эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә, дип ассызыклады.
- Мин Радий Фәрит улын 20 елдан артык беләм, аның кешелеклелеге мине һәрвакыт таң калдыра иде, - диде Дәүләт думасы Рәисе урынбасары.
Очрашуда Уфада Өстәл теннисы үзәген төзү проектын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде. Объектны узган елның октябрендә төзи башладылар һәм 2026 елда тәмамларга планлаштыралар.