Владимир Путин Хөкүмәт белән төбәкләрдә кышкы сезонны уңышлы үткәрү, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм мәсьәләләре буенча фикер алышты, шулай ук “туры элемтә” нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр бирде.
Президент “туры элемтә”гә килгән мөрәҗәгатьләргә аерым игътибар юнәлтте. Барлыгы өч миллионнан артык мөрәҗәгать кабул ителгән, аларның күпчелеге социаль өлкәгә карый.
– Гражданнар күтәргән мәсьәләләр дәүләтнең өстәмә көчләрне кайсы юнәлеш-ләрдә тупларга тиешлеген күрсәтүче мөһим индикатор гына түгел, ә һәр мөрәҗәгать – федераль, төбәк, урындагы власть орган-нарының эшчәнлегенә турыдан-туры күрсәтмә ул, – дип белдерде Владимир Путин.
Президент салым салуның яңа системаларына күчү шартларында бизнеска йөкләнешнең артуына юл куймауның мөһимлегенә басым ясады.
– Соңгы елларда Хөкүмәт һәм төбәкләр кече һәм урта бизнеска, аеруча җитештерү тармагына ярдәм итү буенча шактый күп чаралар күрде. Әлбәттә, икътисадның әлеге секторы өчен салым салуның яңа системаларына уңайлы күчү мөмкинлеге булырга тиеш. Ягъни, эшкуарларга йөкләнеш арттырылмаска, исәп алып бару чыгымнары киметелергә һәм башка шундый мәсьәләләр хәл ителергә тиеш. Бизнес мәнфәгатьләрен ничек якларга, әлеге предприятиеләргә нинди өстәмә ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителә? Бу хакта Хөкүмәтнең фикерен ишетәсем килә, – диде Владимир Путин.
Президентның төп белдерүләре:
* Ташламалы дарулар һәр төбәктә һәм торак пунктта булырга тиеш.
* Соңгы елларда Русия фармацевтикасы зур уңышларга иреште, әмма әле эшлисе эшләр күп.
* Сатып алынган фатирлар вакытында тапшырылырга тиеш.
* Балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча барлык чаралар гражданнарның фикеренә нигезләнергә, аларның ихтыяҗларын, гамәлдәге карарларның нәтиҗәлелеген исәпкә алырга тиеш.
* Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә түләүләрне тоткарлауның һәр очрагы җентекләп тикшерелергә тиеш.
* Фронттагы хәрбиләр дәүләтнең үзләренең һәм гаилә әгъзаларының мәнфәгатьләрен ышанычлы тәэмин итүен ныклы тоярга тиеш.
* Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр һәм аларның гаиләләре турында кайгырту – фронтта сугышчан бурычларны нәтиҗәле үтәүнең нигезе.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.