+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 гыйнвар , 14:55

Владимир Путин ике көнен Санкт-Петербургта үткәрәчәк

Илебез Президенты берничә очрашу уздырачак һәм истәлекле чараларда катнашачак.

Владимир Путин ике көнен Санкт-Петербургта үткәрәчәк
Владимир Путин ике көнен Санкт-Петербургта үткәрәчәк

 

Русия Президенты Владимир Путин Петербургка ике көнлек эш сәфәре өчен килде. 26 һәм 27 гыйнварда дәүләт башлыгы берничә очрашу уздырачак, шул исәптән Русиягә кичә килгән Малайзиянең югары хакиме Солтан Ибраһим Исмаил белән сөйләшүләрне дә кертеп.

- Президент программасында шулай ук Петербург губернаторы Александр Беглов һәм Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко белән эшлекле очрашулар да бар. Моннан тыш, сишәмбе, 27 гыйнварда, Владимир Путин Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә багышланган истәлекле чараларда катнашачак, - дип яза “KP.RU” дәүләт Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән.

Фото: “ru.wikipedia.org”

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас