+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 гыйнвар , 11:05

Башкортстан Башлыгы Юлламасын туры эфирда дүрт телеканал күрсәтәчәк

30 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Башкортстан Башлыгы Юлламасын туры эфирда дүрт телеканал күрсәтәчәк
Башкортстан Башлыгы Юлламасын туры эфирда дүрт телеканал күрсәтәчәк

Чараны туры эфирда дүрт телевизион канал – БСТ, “Сәләм”, “Башкортостан 24” һәм “Вся Уфа” күрсәтәчәк, шулай ук онлайн-трансляция төбәк Башлыгының социаль челтәрләрендә булачак. Чара сәгать 10да башлана.

Башкортстан Башлыгының парламентка еллык Юлламасы – төбәк үсеше юнәлешләрен билгеләүче төп программа документы. Радий Хәбиров чыгышында узган елга нәтиҗә ясаячак һәм республика үсешендәге өстенлекле юнәлешләрне билгеләячәк, аның икътисади потенциалын ныгыту һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча бурычлар куячак.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирү планлаштырыла. Шулай ук Юлламада ясалма интеллект һәм нейрочелтәрләрне республика тормышының төрле өлкәләренә кертү темасы да кузгатылачак. Традиция буенча икътисад, социаль сәясәт, төзекләндерү һәм экология мәсьәләләре яктыртылачак.

Төбәк Башлыгының Юлламасы стратегик юнәлешләр бирәчәк һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайның 2026 елга закон чыгару эшенең төп бурычларын билгеләячәк.

Фото: bashinform.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас