“Махсус хәрби операциянең беренче көненнән алып Башкортстан барлык процессларга да җитди җәлеп ителгән. Дүртенче ел республика өчен төп бурыч - махсус хәрби операциягә ярдәм итү. Ассызыклыйм, без монда бернәрсәне дә үзгәртергә җыенмыйбыз һәм алга таба барабыз, - диде төбәк җитәкчесе. - Ни өчен нәкъ менә хәзер? Без янә җәмгыятьтә Президент билгеләгән махсус хәрби операция максатларына ирешелергә тиеш, дип әйтергә телибез. Югыйсә, ни өчен шулкадәр тырышлык, ни өчен шулкадәр кеше сугыша һәм батырлык кыла? Бу – беренчедән”.
Республика Башлыгы ассызыклаган икенче момент: сөйләшүләр процессы баруына карамастан, махсус операция туктамый.
“Сугыш кырында безнең сугышчылар сугыша, бурычлар үти. Операциянең максатлары үтәлсен өчен ул шулай барырга тиеш тә”, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, аның Юлламасы бөтен республиканың кәефен чагылдыра.
“Нәкъ менә шуңа күрә төп девизны без "Барысы да җиңү өчен" дип билгеләдек. Җиңү булырга тиеш! Өстәвенә, ассызыклыйм, без моны абстракт сөйләмибез, без махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә бик нык җәлеп ителгән, - диде Радий Хәбиров. - Бик күп якташларыбыз хәрби бурычларны үти. Биредә, республикада, без дә оборона заказына һәм илебезнең оборона куәтенә ярдәм итүгә эшлибез. Ассызыклыйм, кешеләрнең кәефләрен чагылдырабыз: без җиңүләр телибез, һәм ул булырга тиеш. Мин бүгенге Юлламаның төп максаты шул дип саныйм”.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: bashinform.ru