-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 гыйнвар , 14:05

Җиңүдән соң тормыш нинди булачак?

Бу сорауга Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Руфина Шаһапова республика Башлыгы Радий Хәбированың еллык Юлламасы нәтиҗәләре буенча шәрехләгәндә җавап бирде.

t.me/rufinashagapova
Фото: t.me/rufinashagapova

Спикер сүзләренчә, Юллама республикадагы һәм гомумфедераль трендлар кысаларындагы реаль вәзгыятькә таяна.

- Без чынбарлыктан тайпылмыйбыз: бүген нинди шартларда яшәвебезне һәркем аңлый. Һәм гомум федераль трендлардан тайпылмаячакбыз - беренче көннәрдән үк Башкортстан илдә барган барлык төп процессларда актив катнаша, - диде Руфина Шаһапова. - Хәзер төп игътибар күптән көтелгән җиңүебездән соң ничек яшәячәгебезгә биреләчәк: әйләнеп кайтучы геройларга ярдәм итү, тулаем илне ныгыту өчен нинди юл сайларбыз.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 30 гыйнварда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Чараны туры эфирда 4 телевизион канал – БСТ, “Сәләм”, “Башкортостан 24” һәм “Вся Уфа” күрсәтте, шулай ук онлайн-трансляция төбәк Башлыгының социаль челтәрләрдәге каналларында чыкты. Башкортстан Башлыгының парламентка еллык Юлламасы – төбәк үсеше юнәлешләрен билгеләүче төп программа документы. Радий Хәбиров чыгышында узган елга нәтиҗә ясады һәм республика үсешендәге өстенлекле юнәлешләрне билгеләде, аның икътисади потенциалын ныгыту һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча бурычлар куйды. Чара бер сәгатьтән артык барды, гомумән алганда, Җиңү һәм СВО темасына багышланды.

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Читайте нас