-7 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 гыйнвар , 12:15
Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте
30 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Төбәк җитәкчесе Башкортстан парламентарийларының һәм идарә командасының 2026 елга һәм урта сроклы перспективага бурычларын билгеләде.
Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте
– Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле депутатлар!
Башкортстан Республикасы Конституциясе нигезендә Сезгә еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәм. Аның төп максаты – бүген республика алдында торган төп бурычларны билгеләү.
Бу уңайдан шуны әйтәсем килә: быелгы иң төп бурычны мин өч сүз белән формалаштыра алам – Барысы да җиңү өчен!, – диде Радий Хәбиров. – Юлламаның структурасы һәм эчтәлеге нәкъ менә шушы төп юллама белән сугарылачак.
Бу Юллама белән мин Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына Башкортстан Башлыгы буларак кына мөрәҗәгать итмим. Бу юлламада минем шәхси ышанычларым да, гражданин һәм ир-ат буларак шәхси хисләрем дә бар.
Барысы да җиңү өчен – бүген безнең өчен иң мөһиме. Башкортстан өчен. Русия өчен.
Шул ук вакытта, “Барысы да җиңү өчен” дип әйткәндә, мин моның конкрет мәгънәсен төгәл аңлатырга телим.
Махсус хәрби операциянең дүртенче елы бара. Бу хәрби конфликт – икенче Бөтендөнья сугышы вакытларыннан бирле Европа континентында иң масштаблысы. Аның тирән тарихи тамырлары бар һәм ул илебез өчен кырыс сынауга әверелде. Русия тиңдәшсез хәрби, икътисади, идеологик басымга лаеклы түзә. Безне сындырырга, санкцияләр белән буарга тырышалар. Башка дөньядан аерырга, безнең мәдәниятне тыярга телиләр.
Без аңларга тиеш, махсус хәрби операция – ул ниндидер локаль хәрби конфликт кына түгел. Аның характеры чикләнгән операция кысаларыннан чыга. СВО-глобаль конфликтның бер өлеше. Гадел дөнья тәртибе өчен көрәш. Көнбатыш элиталарының бөтен планетада гегемония урнаштырырга омтылышына каршы.
Нәкъ менә Русия хәзер ирекле дөнья лидеры булып тора. Шуңа күрә катгый каршылык барлык өлкәләрдә бара – икътисадта, дипломатиядә, технологияләрдә, медиа һәм киберкиңлектә. Аның нәтиҗәсенә Русиянең тарихи язмышы, аның суверенитеты бәйле. Сезнең белән безнең балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәге белән бәйле, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның еллык Юлламасының тулы тексты белән түбәндәге сылтанма буенча танышырга мөмкин:
https://glavarb.ru/ru/news/event/radiy-habirov-obratilsya-s-poslaniem-gosudarstvennomu-sobraniyu--kurultayu-bashkortostana/
Фото: glavarb.ru
Автор:
Фануз Хабибуллин
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"