-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 гыйнвар , 12:05

“Вакыт бушка узмады”

Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә Сүрия Президенты Әхмәд әш-Шәраа белән очрашу уздырды. Бу инде Сүрия лидерының Мәскәүгә хәзерге статусында икенче сәфәре, узган елда ул Владимир Путин белән сөйләшүләр өчен октябрь уртасында килгән иде.

“Вакыт бушка узмады”
“Вакыт бушка узмады”

Русия Президенты билгеләп үтүенчә, үткән очрашудан соң күп нәрсә эшләнгән.


– Вакыт бушка узмады. Безнең дәүләтара мөнәсәбәтләрне тергезү күзлегеннән күп нәрсә эшләнде. Икътисади өлкәдә хезмәттәшлек тә урыныннан кузгалды, – диде Владимир Путин. – Товар әйләнеше үсеше – дүрт проценттан артык. Бу әле теләгәнчә түгел. Шулай да хәрәкәт сизелерлек, һәм бу тенденцияне, һичшиксез, сакларга кирәк.


Хезмәттәшлекнең башка өлкәләренә килгәндә, Мәскәү Сүрияне тергезү буенча уртак эшкә әзер дип белдерде Президент. Моннан тыш, Мәскәү һәм Дамаскның сәнәгать, шулай ук спорт, медицина буенча яхшы чаралары билгеләнгән. “Безнең ведомстволар сезнең алдагы сәфәрегездән соң бу юнәлештә актив эшчәнлек җәелдерде. Русия Хөкүмәтенең зур ведомствоара делегациясе Сүриядә булды һәм хезмәттәшләре белән бик актив эшләде”, – диде Русия Президенты.


Владимир Путин аерым билгеләп үтүенчә, Русия белән Сүрия арасындагы мөнәсәбәтләрдә икенче Бөтендөнья сугышы елларында Дамаск бәйсезлеген таныганнан бирле кара битләр булмаган.


– Хәзер, яңа чынбарлыкта, шул исәптән, барыннан да элек сезнең тырышлык нәтиҗәсендә, Сүрия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр үсештә, – диде Владимир Путин. – Шунысы мөһим, Русия һәрвакыт Сүриянең территориаль бөтенлеген тергезү өчен чыгыш ясады. Һәм без бу юнәлештә сезнең бөтен тырышлыгыгызны хуплыйбыз.


– Бездә эшли һәм фикер алыша алырлык бик күп темалар бар. Очрашу барышында алар турында җентекләп сөйләшә алырбыз дип ышанам, – диде Сүрия Президенты Әхмәд әш-Шәраа.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас