-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 гыйнвар , 12:22

"Юллама илһамландырды, үзеңнең җиңүгә катнашлыгыңны тоясың..."

"Масксети Щит Уфа" җитәкчесе Зилә Фәттахова Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Юлламасына карата үз фикерен белдерде.

"Юллама илһамландырды, үзеңнең җиңүгә катнашлыгыңны тоясың..."
"Юллама илһамландырды, үзеңнең җиңүгә катнашлыгыңны тоясың..."
- "Масксети Щит Уфа" волонтерлык хәрәкәте - республикабызның иң эре волонтерлык оешмасы, ул профессиональ маскировка челтәре ясау өчен патриотик платформада берничә мең кешене берләштерә. Без көндәлек эшебез белән хәрби хезмәткәрләргә - илне саклаучыларга ярдәм итәбез.

Республика Башлыгы Юлламасында бик мөһим сүзләр яңгырады, бу - һәр гражданга адресланган чакыру: тупланырга һәм мөмкин булганның барысын да эшләргә, сугыш кырындагы һәм барлык дәрәҗәләрдәге җиңүебезне якынайтырга, беренче чиратта үз-үзеңне, үз көчсезлегеңне җиңәргә. Кечкенә һәм зур казанышларга да сөенә белергә кирәк. Ә алар булсын өчен үзеңнән башларга - үз өстеңдә эшләргә кирәк.

Волонтерлык оешмаларының ишекләре ачык: һәр гражданны үз эшләрен читкә куеп, хәрби маскировка челтәрләре әзерләүдә ярдәм күрсәтергә чакырабыз. Безнең йөрәк тибеше илнең йөрәк тибеше белән бер ритмда тибәргә тиеш. Волонтерлар - якты маяклар, алар бүген катлаулы тарихи чорда яшәргә ярдәм итә.

Безгә кушылыгыз, безне "Масксети Щит Уфа" телеграм-каналда һәм "МАХ"та табарга мөмкин. Бөтен эшебез күз алдында: 14 цех бар һәм без иртәдән кичкә кадәр ике, өч сменада, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшлибез. Хәрби частьлар запрослар җибәрә һәм хәрби хезмәткәрләр үзләре, я гуманитар ярдәм җыючылар килеп ала.

Без үз илебез һәм хәрби хезмәткәрләребез белән бер ритмда яшибез. Җиңү - фронт кына түгел, ышанычлы тыл да, фронт белән тылның берләшүе генә аны якынайтырга ярдәм итәчәк.

Радий Фәрит улының Юлламасы республикабызның һәр кешесе өчен бик мөһим. Волонтер коллегаларымның үз республикасы, иле, халкы белән бергә мөһим эш башкаруына горурланам һәм шатланам. Бу - үзеңнеңнең кирәклегеңне тою хисе! Юллама илһамландырды, аны тыңлагач, үзеңнең җиңү тарихына катнашлыгыңны тоясың, - диде ул.


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас