Төбәк җитәкчесе Башкортстан парламентарийларының һәм идарә командасының агымдагы елга һәм уртача вакытка бурычларын билгеләде.
Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты Уфа филиалының «Икътисад, менеджмент һәм маркетинг» кафедрасы доценты, икътисад фәннәре кандидаты Рөстәм Камалов төбәк Хөкүмәте һәм идарә командасы турында болай ди:
- Узган ел Башкортстан икътисады өчен уңышлы булды: төп күрсәткечләр үсте, республика федераль рейтингларда алдынгы урыннар яулады. Бу нәтиҗәләр - еллар дәвамында алып барылган системалы эш җимеше. Инвестицияләр җәлеп итү, кластерлар булдыру, «Алга» махсус икътисади зонасы кебек проектлар икътисадка яңа импульс бирде. Башкортстанда идарә итү моделе илдә иң нәтиҗәлеләр рәтенә керүе очраклы түгел. Республика хакимияте федераль ярдәмне җәлеп итеп, төбәк үсешен нәтиҗәле тәэмин итә. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров командасының компетентлыгы федераль ресурсларны җәлеп итүдә һәм аларны дөрес файдалануда да ачык күренә.
______________
Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле депутатлар! Башкортстан Конституциясенә ярашлы, сезгә еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәм.
Аның төп максаты – бүген республика алдында торган төп бурычларны билгеләү. Бу уңайдан шуны ассызыклыйм: быелгы иң төп бурычны мин өч сүз белән әйтә алам – БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН!
Минем Юлламаның структурасы һәм эчтәлеге нәкъ менә шушы төп фикер белән сугарылган.
Бу Юллама белән мин Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына Башкортстан Башлыгы буларак кына мөрәҗәгать итмим. Бу Юлламада минем граждан һәм ир-егет буларак шәхси инануларым да, шәхси хисләрем дә бар.
Барысы да Җиңү өчен – бу бүген безнең өчен мөмкин булганның иң мөһиме. Башкортстан өчен. Русия өчен.
Шул ук вакытта, “БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН” дигән төшенчәнең асылын төгәл аңлатырга телим.
Махсус хәрби операциянең дүртенче елы бара. Бу хәрби конфликт – Европа континентында икенче Бөтендөнья сугышыннан соң иң колачлысы. Аның тарихи тамырлары тирән һәм ул илебез өчен кырыс сынауга әверелде. Русия тиңдәшсез хәрби, икътисади, идеологик басымга лаеклы җавап бирә. Безне сындырырга, санкцияләр белән буарга, башкалардан аерырга, мәдәниятебезне тыярга тырышалар.
Без махсус хәрби операциянең ниндидер локаль хәрби конфликт кына булмавын аңларга тиеш. Аның характеры чикләнгән операция кысаларыннан чыга. СВО – ул глобаль конфликтның бер өлеше. Гадел дөнья тәртибе өчен көрәш. Көнбатыш элиталарның бөтен планетада гегемония урнаштырырга омтылуына каршы тору.
Бүген нәкъ менә Русия ирекле дөнья лидеры буларак чыгыш ясый. Шуңа күрә катгый каршылык барлык өлкәләрдә – икътисадта, дипломатиядә, технологияләрдә, медиа һәм киберкиңлектә бара. Русиянең тарихи язмышы, аның суверенитеты, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәге аның нәтиҗәсенә бәйле.
Безнең дошман – тугандаш Украина халкы түгел. Безнең дошман – яңадан башын калкыткан, шашынган неонацизм. Аны дистә еллар дәвамында Русияне көчсезләндерергә, бүлгәләргә һәм чит куллар белән юк итәргә ниятләүче коллектив Көнбатыш оятсыз рәвештә үстерә. Ул дәүләтебезгә якын илне безгә каршы юнәлтелгән таранга әверелдерде. Ә Украина халкын рәхимсез нацист кабахәтләре һәм русофоблар заложниклары итте.
Хәтта бүген бу залда да фронтның теге ягында туганнары, якыннары, дуслары калган кешеләр күп. Сезнең кайгы – безнең уртак кайгы ул. Без алар белән сугышмыйбыз. Без аларның акылын нәфрәт белән агулаучылар белән алышабыз. Бүген, 80 ел элекке кебек үк, тугандаш Украина халкын нацизмнан азат итү өчен көрәшәбез.
Безнең бөек шагыйребез һәм фронтовик Мостай Кәрим 1943 елда “Украина” дип аталган шигырендә болай язган:
Катерина, сылу Катерина,
Елап каршылама таң алдын.
Украина! Сине коткарырга
Мин туфрагын үптем Уралның.
Бу юллар – вакыт аша күпер кебек. Шул ук кайгы. Уртак Ватанга һәм аның гражданнарына шул ук үзеңне корбан итү дәрәҗәсендәге мәхәббәт.
Хөрмәтле иптәшләр!
Бу тема турында күп сөйләргә, бәхәсләшергә, акыл сатарга, тиздән болар бетәчәк һәм барысы да элеккечә булачак дип, үзеңне тынычландырырга мөмкин. Бернәрсә дә эзсез үтмәячәк, бернәрсә дә алай тиз генә төзәлмәячәк. Һәм элеккечә булмаячак. Без каршылыкның шундый стадиясенә җиттек: хәзер бары тик Русия сугышчыларының көче, ныклыгы һәм батырлыгы гына безнең һәм киләчәк буынның тыныч һәм имин тормышын тәэмин итәчәк.
Нәкъ менә шуңа күрә безгә хәзер ҖИҢҮ ӨЧЕН БАРЫСЫН ДА эшләргә кирәк. Ә шундый авыр каршылыкта җиңү өчен җәмгыятебезнең тулысынча мобилизацияләнүе, барыбызның һәм һәркемнең берләшүе кирәк.
Мин бүген шушы катлаулы дүрт ел эчендә тәвәккәллек һәм бердәмлек күрсәткән өчен Башкортстан халкына ихлас рәхмәт белдерәм. Алар ҖИҢҮ ӨЧЕН БАРЫСЫН ДА эшли. Бөек Ватан сугышы чорыннан алып безнең җәмгыятьнең бу дәрәҗәдә берләшкәне юк иде. Предприятиеләр, җәмәгать оешмалары, эшкуарлар, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, аграрийлар, пенсионерлар, мәктәп укучылары, волонтерлар – һәркем сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә зур өлеш кертә. Алар маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре коя, посылкалар җыя, хатлар яза.
Сезне Полина Афанасьевна Чельник белән таныштырасым килә. Бу 99 яшьлек изге күңелле әби оекбашлар бәйли. Бер ел эчендә Полина Афанасьевна безнең алгы сызыктагы егетләргә 200 пар оекбаш бәйләп җибәргән. Шулай ук ул безнең сугышчыларга багышлап дога кыла. Һәм бу изге дога аларны туган йортларыннан меңнәрчә километр ераклыкта саклап йөртә.
“Беренче тирмә” проекты йөзләгән битараф булмаган хатын-кыз волонтерны берләштерде. Алар отпуск алып Луганск госпиталенә яралы сугышчыларны карарга, аларны ашатырга, киендерергә, туганнарына хатлар язарга килә. Хатын-кызларның күбесе – СВОда катнашучыларның әниләре, туганнары, хатыннары, шул исәптән һәлак булганнарның да. Алар моны шәфкатьлелек традицияләребезне дәвам итеп, чын күңелдән башкара. ҖИҢҮ ӨЧЕН БАРЫСЫН ДА эшлиләр!
Русия халыклары бердәмлеге елында милли-мәдәни үзәкләр җитәкчеләренә һәм активистларына рәхмәт белдерәм. Анда, төп чаралардан тыш, актив рәвештә гуманитар ярдәм җыялар. Күпләр СВО зонасына гуманитар миссия белән чыга. Мәсәлән, Бөтендөнья башкортлар корылтае Башкарма комитетының баш бухгалтеры Альбина Сәйфулла кызы Әфләтүнова оешмада тупланган гуманитар йөкне берничә тапкыр СВО зонасына илтеп тапшыруда катнашты.
Бүген Башкортстан һәм илебезнең барлык халкы өчен иң мөһим кешеләр – бу, әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучылар. Ә безнең барыбыз өчен дә иң мөһим бурыч – СВОга ярдәм итү.
Шул ук вакытта дүрт елдан соң да әле һаман “качып калырга” омтылучылар бар. Кемдер сугыш темасыннан кача, читтән күзәтүче позициясен ала. Бу хәлләр аңа кагылмый дигән кыяфәт чыгара. Кайберәүләр СВО башлану белән илдән качты, әмма бик тиз әйләнеп кайтты, чөнки хыянәтчеләрне бер җирдә дә яратмыйлар.
Фикереңне аермачык белдермәү чоры үтте. Без сезнең белән, хөрмәтле коллегалар, компромиссыз булырга тиеш. Без үз позициябезне 2022 елның февралендә ачык билгеләдек һәм аңа тугры калабыз.
Хөрмәтле иптәшләр!
Мин безгә дошман булган дистәләгән дәүләтләрнең бик көчле эмоциональ, мәгълүмати басымы, оятсыз тәнкыйтенең бөтен авырлыгы бер генә кеше – Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин иңнәрендә генә ятарга тиеш түгел дигән катгый фикердәмен.
Сез ә ничек “аның гына иңнәренә төшермәскә” дип сорарсыз. Барысы да гади. Без Президентыбыз янында берләштек һәм без аның белән дип турыдан-туры белдерәбез. Һәм илебезнең Югары Башкомандующие буларак Президент алдыбызга куйган барлык бурычларны тулысынча үтәячәкбез.
Бу, барыннан да элек, муниципалитет башлыкларының, Хөкүмәт әгъзаларының, депутатларның төп бурычны – ҖИҢҮ ӨЧЕН БАРЫСЫН ДА эшләве, кайчак хәтта “булдыра алмыйм” аша төгәл үтәве!
Тагын бер тапкыр кабатлыйм. Без төгәл һәм турыдан-туры – без Президентыбыз яклы дип әйтергә тиеш. Без махсус хәрби операция – ул коллектив Көнбатышның безнең илгә каршы ачык агрессиясенә мәҗбүри һәм бердәнбер мөмкин булган җавап дип саныйбыз. Һәм аның барлык бурычлары да хәл ителергә тиеш.
Минем белән килешмәскә мөмкиннәр, янәсе, карагыз – сөйләшүләр процессы бара. Чыннан да, әйтүләренчә, “тыныч килешү төзү” буенча төрле адымнар ясала.
Шул ук вакытта без ачык аңларга тиеш – нәрсә генә әйтелмәсен, нәрсә генә булмасын, әмма стратегик характерга ия булган, Ватаныбызның киләчәген йөзләрчә елларга билгеләүче махсус хәрби операция бурычлары тулысынча үтәлергә тиеш.
Минем беркайчан да бу хакта сөйләгәнем булмады. Әмма бүген бераз чигенеш эшләргә телим.
Исегезгә төшерәм, минем хезмәт биографиямдә 14 ел югары мәктәптә эшләү дәвере бар. Бу 14 ел дәвамында мин университетта халыкара хокук фәнен укыттым. Юридик фәннәр кандидаты һәм халыкара мөнәсәбәтләр магистры гыйльми дәрәҗәләрен юллауга ике диссертация якладым. Ике эш тә халыкара хокук темасына багышланды. Мин 1994 елда Билькент университетында (Әнкара) яклаган магистрлык диссертациясе темасы Берләшкән Милләтләр Оешмасы Уставының җиденче бүлеге нигезләмәләрен тикшерү һәм анализлауга багышланды. Ул БМО Уставы нигезендә халыкара мөнәсәбәтләрдә Кораллы Көчләр куллану мөмкин булган хокукый очракларны билгели.
Бу мәсьәләләрне өйрәнү тәҗрибәсе нигезендә ышаныч белән әйтә алам – бүген дөнья сәясәтендә барган хәлләр, чыннан да, моңарчы күрелмәгән. Үз вакытында катлаулы, җентекле итеп, мин әйтер идем, канлы сугышлар нәтиҗәләре, күренекле сәяси эшлеклеләр тырышлыгы, катлаулы компромисслар юлы белән төзелгән халыкара хокук системасы бүген фаҗигале хәлдә. Дөресен әйтергә кирәк – бүген халыкара хокук үзенең көйләүче функциясен үтәми, халыкара хәвефсезлекне ныгытуга эшләми.
Урынлы сорау туа – ә бу кагыйдәләргә дә, принципларга да буйсынмаган давыллы диңгездә ничек исән калырга. Мондый шартларда безнең сайлау мөмкинлегебез юк. Без көчле булырга тиеш.
Алда әйтеп үткәнемчә, без бары тик берләшеп кенә көчле була алабыз. Син, һичшиксез, ышанган көчле лидер булганда. Ул Русия дәүләтен ныгытуның күп гасырлык традицияләрен дәвам итә, Ватан мәнфәгатьләрен батырларча һәм принципиаль яклый.
Шуңа күрә кабатлап әйтәм – без лидерыбыз тирәсендә тупланып, берләшергә тиеш.
Хәзер тәртип буенча. Нәрсәне күздә тотуымны һәм үземнең идарә командасына, республика Хөкүмәтенә, муниципалитетлар башлыкларына нинди бурычлар куюымны ачыкларга тырышырмын.
Беренчесе – махсус хәрби операциягә, безнең сугышчыларга алгы сызыкта ярдәм итү. Бу – махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк бөтен республика эшли башлаган эш.
Алгы сызыкка гомум авырлыгы 20 мең тоннага якын булган 171 гуманитар конвой озаттык. Хәрбиләргә 2 меңнән артык автомобиль тапшырдык. Командирлар соравы буенча фронтка йөзләрчә берәмлек махсус техника җибәрдек.
Безнең предприятиеләр җиңүне якынайту өчен күп көч сала. “Башнефть” компаниясе безнең подразделениеләрне ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итә, СВОга 100 “УАЗ” автомобиле җибәрде.
“Башнефтегеофизика” предприятиесе бу эшкә зур өлеш кертүен билгеләп үтәм. Алар СВОга 100дән артык машина, шул исәптән бронялы “Урал” машиналары, тягачлар һәм хәрби бурычлар өчен әзерләнгән башка техника тапшырды. Предприятиенең генеральный директоры Рөстәм Җәүдәт улы Адиевка чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Гуманитар йөк җыюда, предприятиеләрдән тыш, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, иҗтимагый оешмалар, битараф булмаган кешеләр катнаша. Бу эшне дәвам итәргә кирәк.
Республика Башлыгы Хакимиятеннән, СВО зонасында даими булучы үземнең киңәшчеләрем – Алик Финзир улы Камалетдинов һәм Артур Галимҗан улы Йомагуҗиннан подразделение командирлары белән берлектә егетләрнең әлеге вакыттагы ихтыяҗларын билгеләүне сорыйм.
Хәзер һавада каршы торуга бәйле бөтен нәрсә мөһим. Бу радиоэлектрон көрәш, ачыклау һәм юк итү системалары. Безнең өчен FPV-дроннар, күзәтү, эләктереп алу дроннары җитештерү төп бурыч булып кала.
Башкортстан пилотсыз авиация һәм радиоэлектрон көрәш буенча компетенцияләр үзәкләренең берсенә әверелде. Төбәкләр “дронофикациясе” рейтингының беренче өчлегенә керде. Безнең уникаль предприятиеләр Русиядә беренчеләрдән булып FPV-дроннар һәм пилотсыз очкычлар өчен электр двигательләрен күпләп җитештерүне башлап җибәрде.
Президент кушуы буенча без барлык класслы тыныч тормышта кулланылучы һәм хәрби дроннарны уйлап табабыз һәм җитештерәбез. Инженерларыбыз “Кыш Бабай” дип атаган авыр дрон очу сынауларын үтте һәм бүген безнең сугышчыларга ярдәм итә. Без инде аларны алгы сызыкка озатабыз. Бу эшкә җитәкчелек иткән Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Артур улы Хәкимовка рәхмәт белдерәм.
СВО зонасына соңгы ике елда барлыгы 10 меңнән артык дрон озатылды. Быел без төбәктә 20дән артык резидент-компанияне берләштерү, пилотсыз очкычлар һәм аларның компонентларын җитештерүне арттыру өчен Фәнни-җитештерү үзәге ачарга планлаштырабыз. 1 апрельдән гаскәрләргә БПЛАлар озату күләмен 50 процентка арттырырга кушам.
Бүген “калкан һәм кылыч коючыларга”, технологик өстенлекне тәэмин итүчеләргә аерым рәхмәт белдерәм. Бу – “Ростех”ның ОДК-УМПО кебек оборона предприятиеләре инженерлары, конструкторлары. СВО башыннан без чын халык башлангычлары күрәбез, алар моны йөрәк кушуы буенча эшли. Бу вакыт эчендә халык осталары, “кулибиннар” барлыкка килде, алар бигрәк тә беренче чорда безнең инженерларга иң яхшы эшләнмәләр булдырырга ярдәм итте.
Безнең БПЛА операторлары алгы сызыкта могҗизалар тудыра. М. Шәйморатов исемендәге ирекле Башкорт батальоныннан “Африка” позывнойлы сугышчы 200дән артык цельне юк иткән. Һәм Донецк Халык Республикасы Герое исеменә лаек булды.
Белүегезчә, Оборона министрлыгы яңа төр гаскәрләр – пилотсыз системалар гаскәрен булдырды. Анда хезмәт итәргә теләүчеләрне туплау башлады. Республикада бу өлкәдә әзерлекле белгечләр җитәрлек. Дистәләгән яшь иреклеләр үз белемнәрен кулланырга һәм җиңүгә үз өлешен кертергә карар итүен беләм. Бу, чыннан да, югары һөнәри осталык таләп итүче чын ир-егетләр эше. Безнең Владлен Татарский исемендәге Пилотсыз очу аппаратлары операторларын әзерләү үзәге егетләргә фронтта кирәкле белгечлек һәм тыныч тормышта лаеклы эш бирергә әзер.
Хөрмәтле иптәшләр!
Башкортстанда яшәүче дистәләгән мең кеше йөрәк кушуы буенча Ватанны саклауга басты. Һәм бу агым туктамый. Безнең бурыч – аларга ярдәм күрсәтү һәм барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү.
Республика булган мөмкинлекләр кысаларында, шулай ук Русия Оборона министрлыгы түләүләрен исәпкә алып, аларны тиешле акча белән тулысынча тәэмин итәргә тиеш. Бу – беренче.
Икенчесе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү.
Узган ел без 12 яңа чара өстәдек һәм хәзер алар 55кә җитте. Алар безнең сугышчыларыбыз һәм аларның гаиләләре тормышының барлык өлкәләрен колачлый. Узган ел ахырында без, шулай ук, исемлеккә хәрби хәбәрчеләрне шифаханә-курортта дәвалауны да керттек.
Ике ел эчендә без бу максатларга бүленгән акчалар күләмен икеләтә – 30 миллиард сумга кадәр арттырдык. Хөкүмәттән бу эшне дәвам итүне, чараларның нәтиҗәлелеген анализлауны һәм аларны үстерү буенча тәкъдимнәр кертүне сорыйм.
СВО зонасыннан кайтучы сугышчыларга ярдәм итү – аеруча җаваплы бурыч.
Шуны аңларга кирәк – алар җылы илләрдән ялдан кайтмый, ә сугыштан кайта. Анда көн саен кан һәм үлем. Анда тәүлекләр буе йокламыйлар. Алар яртышар ел окопларда һәм блиндажларда, билдән ала пычрак, бозлы су. Анда көн саен якын дусларын, полкташларын югалталар.
Мин Уфада сугышчылар үзләре оештырган М. Шәйморатов исемендәге батальон музеенда һәлак булган полкташларының фотосурәтләре, шәхси әйберләре нинди ярату белән урнаштырылуын, һәлак булган дусларын искә төшергәндә бу кырыс, таза ирләрнең йөзе, күзләре ниндигә әверелүен күрдем. Мәңге яшь булып калган егетләрнең елмайган фотолары күз алдында тора.
Хәзер күз алдыгызга китерегез, аннан кайткан һәркем белән ничек игътибарлы һәм сакчыл эшләргә кирәк булачак. Җәрәхәтләнгән тәнне генә түгел, йөрәк, күңел яраларын да уңалтырга кирәк булачак. Аларның һәркайсы зур игътибарга һәм кайгыртуга лаек.
Ветераннар белән эш өч юнәлеш буенча оештырылган: медицина реабилитациясе, эшкә урнаштыру, социаль адаптация.
Бүген СВОдан кайткан 3 меңнән артык кешенең 78 проценты эшкә урнаштырылган. Муниципалитетлар башлыкларына бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушам.
СВОдан кайтканнарның 86 проценты диспансерлау узган. Әмма без реабилитация өчен булган мөмкинлекләр арттырылырга тиешлеген ачык аңлыйбыз.
Сугыш ветераннарының республика клиник госпитале әлеге эшнең флагманы булып тора. Ул узган ел медицина реабилитациясен оештыру буенча илдә иң яхшысы дип танылды. Биредә 2022 елдан алып 7622 СВОда катнашучы дәваланган.
Госпиталь коллективына һәм шәхсән баш табиб Азат Салават улы Рәхмәтуллинга эшне яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерәм.
Табиблар турында сөйләгәндә, мин медицина җәмәгатьчелегенең башлангычын тулысынча хуплыйм һәм Сугыш ветераннары республика клиник госпиталенә табиб-хирург Михаил Каменев исемен бирергә тәкъдим итәм.
Исегезгә төшерәм, үз теләге белән СВОга юлланган табиб, медицина взводы командиры Михаил Каменев 2023 елның ноябрендә Авдеевка янында яраланган сугышчыларны яу кырыннан эвакуацияләгәндә һәлак була. Аларның санитар машинасын пилотсыз очкыч эзәрлекли башлый. Ул яралыларны ташламый, ахыргача һөнәри бурычына тугры кала. Алар барысы да һәлак була. Президент указы белән медицина хезмәте лейтенанты Михаил Каменев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Госпитальгә аның исемен бирү турындагы карар СВОда һәлак булган медикларның исемен мәңгеләштерәчәк, дип саныйм. Хөкүмәттән тиешле оештыру эшләрен башкаруны сорыйм.
Хөрмәтле иптәшләр!
Яраланган һәм контузия алган ветераннарга да зур игътибар бирелергә тиеш. Аларга кул белән идарә ителүче автомобильләр, медицина эшләнмәләре бирү, торакларын җайлаштыру, адаптив спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру эшен контрольгә алырга кирәк.
Без – илнең иң яхшы спорт төбәге. 2023 елдан СВОда катнашучыларны спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү аша яраклаштыру буенча “Батырлык” проектын уңышлы гамәлгә ашырабыз. Проект кысаларында оештырылган СВО ветераннары һәм гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр командалары, СВОның волейбол һәм следж-хоккей буенча җыелма командасы Русия чемпионатының “Геройлар лигасы” дивизионында медальләр яулый.
Без СВОдан кайтучылар, бигрәк тә җәрәхәтләр һәм җитди яралар алучыларга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга тиеш. Спорт министрлыгына СВО ветераннарының Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә шөгыльләнү графигын расларга кушам. Шулай ук муниципалитетлардан кыска вакыт эчендә спорт объектлары исемлеген билгеләүне һәм алар нигезендә СВОда катнашучыларга бушлай шөгыльләнү мөмкинлеген тәэмин итүне сорыйм. Контроль идарәгә – башкарылган эш турында хәбәр итәргә.
Без хәрбиләрне реабилитацияләүне һәм аларның гаилә әгъзаларын сәламәтләндерүне беренчеләрдән булып башладык. Безнең шифаханәләрнең берсе дә бу эштән читтә калмады. Аларда барлыгы 9 меңнән артык кеше дәваланды.
Белүемчә, шифаханә-курорт дәвалануы өлешендә бюджет чикләүләре нәтиҗәсендә ярдәм чараларының берсе туктатылды. Аерым алганда, СВОда катнашучыларның туганнарының шифаханәләрдә ташламалы хакка яшәве. Бу карар урынсыз дип саныйм. Бу – гади чыгымнар түгел, ә сугышчылар һәм аларның якыннары алдындагы бурычыбыз. Республика Хөкүмәтеннән финанслау чыганакларын билгеләүне һәм бу ярдәмне тулы күләмдә тергезүне сорыйм.
Шулай ук шифаханәләр безнең сугышчыларга шешәләргә салынган эчәр су, гуманитар конвойлар озатып ярдәм итә. Шифаханә директорларына читтә калмаулары, эшне формаль гына түгел, чын күңелдән башкарулары өчен рәхмәт белдерәм. Зур рәхмәт сезгә!
Барлык авырлыкларга карамастан, без “Талкас” шифаханәсен саклап калу мөмкинлеген таптык. Инвестор табылды, ул инде эшкә кереште һәм шифаханәне яңартырга әзер. “Талкас” яңартылганнан соң СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен заманча дәвалау һәм тернәкләндерү үзәгенә әверелсен өчен без шифаханә җитәкчелеге белән тырышлыгыбызны берләштерәчәкбез. Республика Хөкүмәтеннән шифаханә җитәкчелеге белән берлектә 31 мартка кадәр СВОда катнашучылар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру буенча “юл картасы”н тәкъдим итүне сорыйм.
“Бер тәрәзә” режимында комплекслы консультация бирү һәм гамәлдә ярдәм күрсәтү өчен без СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәкләре ачабыз. Бүген инде шундый 20 үзәк эшли. Һәм без алар эшләгән урыннарда ярдәм комплекслы, оператив, максатлы булуын күрәбез. Гаиләләргә ярдәм күрсәтүдә, ветераннарны диспансерлау һәм эшкә урнаштыруда, алар өчен каршылыкларсыз мохит булдыруда яхшы күрсәткечләргә ирешелә.
Ел ахырына кадәр мондый үзәкләр барлык районнарда һәм шәһәрләрдә ачылырга тиеш. Бу эшне нәтиҗәле оештыру өчен бер ай эчендә Хөкүмәт Аппараты структурасында аерым бүлекчә – Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм мәсьәләләре буенча департамент булдырырга кушам. Безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр саны көннән-көн артачагын аңлау мөһим.
Гомумән, республикада бу эшне координацияләүне Гаилә һәм хезмәт министрлыгына беркетергә кушам.
Шулай ук, Санлы үсеш министрлыгына Гаилә һәм хезмәт министрлыгы, Башкортстанга идарә итү үзәге белән берлектә бердәм санлы платформа, шулай ук СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын планлаштыру һәм анализлау өчен идарә панелен булдыруны йөклим.
Без илдә иң яхшылар исәбендә булган “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалы белән тыгыз эшлибез. Бүген анда 120 социаль координатор эшли, 15 меңнән артык кеше ярдәм ала. Филиал оешканнан бирле 130 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән. Бу саннар артында – гади генә мәсьәләләр түгел. Бу – безнең яклаучыларыбыз һәм аларның якыннарының язмышы. Без филиалга Уфада Совет мәйданындагы махсус җиһазландырылган яңа иркен бинаны тапшырдык.
Без Фонд рәисе, статс-секретарь, оборона министры урынбасары Анна Евгеньевна Цивилевага бу эштә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтле. Узган ел ахырында республикада илнең барлык төбәкләреннән “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиаллары җитәкчеләрен кабул иттек. Үз тәҗрибәләребез белән уртаклаштык.
СВОда катнашучылар ассоциациясе аерым роль уйный. Сез ветераннар белән бер телдә сөйләшәсез, аларның хисләрен һәм кичерешләрен ярты сүздән аңлыйсыз. Урыннарда ниндидер аңлашылмаучанлыкларны бетерергә ярдәм итәсез. Районнарда һәм шәһәрләрдә урындагы бүлекчәләр дә барлыкка килде. Ассоциация җитәкчесе, республика Башлыгы ярдәмчесе Оскар Эхтибар улы Ситдыйковтан барлык муниципалитетларда да эшне активлаштыруны сорыйм. Ел ахырына сез көчле иҗтимагый оешмага әверелергә тиеш. Хөкүмәттән моның өчен финанслау чыганакларын билгеләүне сорыйм.
Мин бу залда хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмалары вәкилләрен күрәм. Тагын бер кат шушы катлаулы чорда безгә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле коллегалар!
Мин инде күп тапкырлар кадрлар сәясәтемнең төп юнәлешләренең берсе СВОда катнашучыларны дәүләт һәм муниципаль власть органнарына эшкә кертү булачак, дип әйттем. Моның өчен ил Президенты башлангычы белән булдырылган “Геройлар вакыты” проекты дәвамы булып, республикада “Башкортстан Геройлары” программасы эшли. Бүген сайлап алу турын узган 70 кеше белемен камилләштерә. Аларның бер өлеше муниципалитетларга һәм бюджет оешмаларына эшкә урнаштырылган инде. Дәүләт җыелышы-Корылтайдан өч депутат махсус хәрби операциядә катнашты. 95 ветеран урындагы үзидарә органнары депутаты мандатын алды, шуларның өчесе авыл биләмәләрен җитәкли.
Белүегезчә, алда безне Дәүләт думасына һәм Уфа шәһәр Советына сайлаулар көтә. Сайлауларда катнашачак барлык сәяси партияләргә, беренче чиратта, “Бердәм Русия”гә мөрәҗәгать итәм. Депутатлыкка кандидатлар исәбенә махсус хәрби операциядә катнашучылар керсә, гадел булыр дип уйлыйм. Ә сайлау нәтиҗәләре буенча Башкортстаннан теге яки бу партия вәкилләре сыйфатында Дәүләт думасында һәм Уфа шәһәр Советында Ватаныбызны саклаучылар булачак.
Хөрмәтле иптәшләр!
Сугышчыларыбызга мораль яктан ярдәм күрсәтү дә мөһим.
Без патриотик юнәлештәге йөзләгән чаралар уздырабыз. Августта Русия Оборона министрлыгы белән берлектә Армия мәдәнияте көннәре уздырдык, концерт программалары белән бөтен республиканы колачладык. Безгә фронт бригадалары егетләре килеп чыгыш ясый алды. Без якташларыбызның батырлыклары турында дистәләгән китап, “Музалар дәшми калмыйлар. Башкортстан” җыентыгын бастырдык.
Мәдәният эшлеклеләренә – язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар, режиссерлар, артистларга мөрәҗәгать итәм. Хәзер сезнең вакыт җитте, иҗади энергиягез гомум әхлакый рухны ныгытуга, сугышчыларыбызга ярдәм итүгә эшләргә тиеш. Аларга тылда ҖИҢҮ ӨЧЕН БАРЫСЫН ДА эшләргә ярдәм итүчеләр өчен.
Журналистларыбызга, бигрәк тә хәрби хәбәрчеләргә рәхмәт белдерәм. Сез алгы сызыктан әзерләгән йөзләгән сюжет, репортаж, вакыйгаларны дөрес яктырту безнең киңкүләм мәгълүмат чараларында җанлы яңгыраш ала.
Без журналистлар өчен “Дөреслек. Җаваплылык. Батырлык” премиясен гамәлгә куйдык. Илдә беренчеләрдән булып хәрби хәбәрчеләр турында закон кабул иттек, аларның статусын, ярдәм чаралары тәртибен билгеләдек. Арытаба да дөрес мәгълүматны ялганга, төрле фейкларга каршы корал буларак кулланырга кирәк.
Өченчесе – һәрберебезне, әлбәттә, безнең исемле подразделениеләрнең язмышы борчый. Алар – республиканың горурлыгы һәм казанышы. Алар җиңел төзелмәде, хәрби чыныгу алды. Һәм үзләренә мәңгелек дан яулады.
Башкортстан илебез төбәкләреннән беренче булып ирекле батальоннар оештырды. Без “Башкортостан” полкы, Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Достовалов исемендәге
Башкортстан мотоукчылар батальоннары, Салават Юлаев исемендәге Росгвардия батальоннары һәм башка подразделениеләр хәрбиләре белән горурланабыз. Батыр якташларыбыз Донбасс, Луганск, Запорожье һәм Херсон территорияләрен дошманнан азат итте.
Аларның 3 меңнән артыгы Батырлык, Шәйморатов, Салават Юлаев орденнары, Суворов, Жуков, Шәйморатов медальләре белән бүләкләнгән. Доставалов исемендәге батальон “гвардия” исемен горур йөртә.
Легендар “Башкортостан” полкының сугышчан юлын билгеләп үтәм. Подразделение сугышчылары солдатлар арасында “каһәрләнгән урман” буларак билгеле Серебрянск урманчылыгын азат итү буенча каты алышларда катнашты. Торское, Кировск шәһәрләрен штурмлады, әле Кызыл Лиманда урам сугышлары алып баралар.
Бүген бу залда М. Шәйморатов исемендәге Башкортстан ирекле батальоны командиры, “Медведь” позывнойлы легендар комбат, гвардия подполковнигы, өч тапкыр Батырлык ордены кавалеры Евгений Николаевич Токарев бар.
2022 елда Сез һәм Сезнең иптәшләрегез беренче булып Ватанны саклауга баскан өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. “Шәйморатовчыларның” кыю батырлыклары, сугышчан юлы, 2023 елда Бахмут янында ВСУның контрһөҗүмен өзүдәге роле – болар барысы да Башкортстан хәрби подразделениеләренең сугышчан елъязмасында аерым сәхифәләр.
Хөрмәтле иптәшләр!
Безнең барыбызның да якташларыбыз хезмәт иткән территорияләрдә булганыбыз бар. Егетләр белән аралашабыз, аларның күзләренә карыйбыз, теләкләрен ишетәбез, туганнарына сәлам җиткерәбез. Дөресен әйтәм – алар янына тагын, тагын әйләнеп кайтасы килә. Анда бик авыр, әмма барысы да гадел. Нык, ихлас, чын ир-егетләр. Шул ук вакытта алар бик тыйнак һәм талымсыз, алар республикага ярдәм өчен рәхмәт белдерә һәм әллә нәрсәләр сорамый.
Безгә сугышчыларыбызны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итүне дәвам итәргә кирәк. Безнең исемле подразделениеләр командирлары белән даими элемтәдә торырга һәм батальоннарыбызның беренче чираттагы ихтыяҗларын ачыкларга кирәк.
Якташларыбыз алышларда батырлык үрнәкләре күрсәтә. Башкортстанда туып-үскән 15 яугир Русия Федерациясе Герое исеменә лаек булды. Шуларның тугызы, кызганычка каршы – үлгәннән соң.
Шушы көннәрдә Балтыйк флоты командующие, адмирал Сергей Липилин белән бергә Белореттан гвардия капитаны Владислав Бочаровның әти-әнисенә Русия Героеның Алтын йолдызын тапшырдык.
Бүген залда һәлак булган геройларның әниләре бар. Кадерле әниләр, герой уллар тәрбияләгәнегез өчен сезнең алда баш иябез. Сезгә ныклы сәламәтлек телим! Без һәрвакыт сезнең белән булачакбыз! Һәм, әлбәттә, улларыгызның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз!
Белүегезчә, без генерал Шәйморатов исемендәге орден һәм медаль булдырдык. Меңләгән сугышчы әлеге бүләкләргә лаек булды. Алар һәрвакыт батырлык һәм каһарманлык, кыюлык символы булачак. Һәм еллар узгач, бу бүләкләрне күкрәкләренә таккан ветераннарны күргәч, без алар алдында баш иячәкбез һәм Рәхмәт әйтәчәкбез.
Хәрби комиссариаттан, СВОда катнашучылар ассоциациясеннән, республика Башлыгы Хакимиятеннән хәрби частьлар командирлары белән берлектә безнең геройларның батырлыклары дәүләт бүләкләре белән лаеклы билгеләнсен өчен барысын да эшләүне сорыйм.
Дүртенчесе – сугышчыларыбызның батырлыклары турында истәлекне саклау, һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү мөһим.
Алар Ватаныбыз өчен, балаларыбызның киләчәге өчен иң кадерлесен – үз гомерләрен бирде. Без аларны беркайчан да онытмаячакбыз.
Геройлар турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак. Аларны бер минут тынлык белән искә алыйк.
Хөрмәтле иптәшләр!
Һәлак булганнарның барысының да туганнары һәм якыннары бар. Әти-әниләре, хатыннары, балалары – алар безнең өчен якын кешеләр. Һәлак булган сугышчыларның балалары – безнең балалар, дип мин инде күп тапкырлар әйттем. Алар лаеклы кешеләр булып үссен өчен без бөтен республика белән ярдәм итәргә тиеш.
Минемчә, бу хәл Бөек Ватан сугышы елларында илебез фронтта әтиләрен югалткан йөзләрчә мең бала турында кайгырткан вәзгыятькә охшаш. Алар – сугыш чоры балалары. Бүген бу залда илне аякка бастырган һәм лаеклы хезмәт юлы үткән сугыш чоры балалары бар. Без бүгенге геройларыбыз балалары турында да шундый ук хәстәрлек күрергә тиеш. Бу һәлак булган әтиләр турында истәлек саклауның иң яхшы үрнәге булачак.
Иң мөһиме, бу мәсьәләдә катылык һәм миһербансызлык күрсәтмәү. Без мондый фактларны тамырдан корытачакбыз. Яу кырында башын салган геройлар гаиләләрен саклаячакбыз һәм алар турында кайгыртачакбыз.
Безнең өчен тагын бер авыр тема бар, аның турында да әйтергә кирәк. Бу – хәбәрсез югалганнар. Мин Дәүләт думасы депутаты Ирина Александровна Панькинага һәм Русиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Николаевна Москальковага егетләребезне табып, кече Ватанына кайтаруда зур ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерәм.
Безнең уртак эшебездә Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты мөһим роль уйный, аны Эльвира Александровна Мацкевич җитәкли. Алар, шулай ук хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү буенча катлаулы эш алып бара.
Ирина Панькина җитәкчелегендәге даими эшләүче эшче төркем төзергә кирәк дип саныйм. Руслан Таһир улы Хәбибовка бу эшне федераль органнар – Хәрби комиссариат һәм комендатура, Хәрби прокурор, Уфа гарнизонының Хәрби тикшерү бүлеге һәм башка структуралар белән берлектә оештыруын йөклим.
Республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Михаил Иванович Закомалдиннан туганнары хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә алырлык офис булдыруны сорыйм. Бу авыр эшне тиешенчә оештырырга кирәк.
СВО чорында республика халкының хәрби һәм хезмәт батырлыкларын мәңгеләштерү чаралары турында республика Башлыгы Указын әзерләүне йөклим. Архив оешмалары, иҗади җәмәгатьчелек, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, хәрби хәбәрчеләрне кертеп, тиешле комиссия төзү мөһим.
Шулай ук, махсус хәрби операция геройларына багышланган мемориаллар булдыруны хәл итәргә кирәк. Без Уфада Зорге мәйданында мондый мемориал төзү турында карар кабул иттек инде. Республика Хөкүмәтеннән финанслау чыганакларын билгеләүне һәм СВОда катнашучыларга багышланган мемориаллар проектлау эшен башлауны сорыйм.
Бу бик мөһим эш. Тормыш шулай корылган, барысы да бик тиз онытыла. Ышаныгыз – озак та үтмәстән безнең хәтердә, күңелләрдә бу сугыш турында бик күп нәрсә сакланмаска мөмкин. Хәтта сугыш предметлары – гильзалар, мина һәм снаряд кыйпылчыклары, шәхси әйберләр, пуля тишеп үткән каскалар һәм бронежилетлар да. Боларның барысын да архивларда, китапларда, фильмнарда, ә иң мөһиме, безнең йөрәкләрдә сакларга кирәк. Бу безнең һәм киләчәк буыннар өчен мөһим. Мондый әйберләрне онытсак, без милләт булудан туктаячакбыз.
Хөрмәтле иптәшләр!
Республика предприятиеләре дошманның террорчылык һөҗүмнәренә каршы көрәшер дип беркайчан да уйламаган идем. Иҗтимагый хәвефсезлек буенча ведомствоара совет, көч структуралары белән берлектә без БПЛА кулланып эшләнгән терактларга каршы тору буенча җитди эш башкардык. Бүген мөһим һәм югары хәвеф объектлары пассив һәм актив саклану чаралары, шул исәптән “Панцирь” күчмә зенит ракета комплексы белән җиһазландырылган.
Мөһим объектлар җитәкчеләре һәм коллективлары бу мәсьәләгә бик җаваплы карады. Аларга моның өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. “Башнефть” җәмгыятенең генеральный директоры Тимофей Михайлович Стрельцовка һәм “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте директоры Евгений Леонидович Семенькога аерым рәхмәт. Нәкъ аларның предприятиеләре даими һөҗүмгә дучар булды.
Алар предприятиеләрне диверсиягә каршы яклауны оештырып кына калмады, һөҗүмнәр вакытында өзлексез җитештерү процессын да тәэмин итте.
Предприятиеләрне саклаганда Русия Оборона министрлыгының мобиль ату төркемнәре һәм резервчылар да яхшы нәтиҗә күрсәтә.
Монда зенит-ракета бүлеге командиры ефрейтор Илья Дмитриевич Зенинны аеруча билгеләп үтәм. Ул дошманның пилотсыз очу аппаратларын бәреп төшергәндә чын батырлык һәм һөнәри осталык күрсәтте.
Хәзер дошман һөҗүменең максаты булып сәнәгать объектлары белән беррәттән ешрак җылылык һәм энергия тәэминаты объектлары тора. Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгына дошман һөҗүменнән якланырга тиешле объектлар исемлеген киңәйтү турында тәкъдимнәр әзерләргә һәм аларны Оператив штабның якындагы утырышында тәкъдим итәргә кушам.
Предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, мин һәрвакыт без эшләгән һәр нәрсә – предприятиеләрне яклауга озайлы инвестиция дип, әйтәм.
Махсус хәрби операция башланганнан алып безнең республиканың иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне какшатырга, кешеләрне хокукка каршы гамәлләр кылырга өндәү омтылышлары белән тышкы көчләр тарафыннан актив һөҗүм ителүче төбәкләрнең берсенә әверелүе беркемгә дә сер түгел.
Көч структураларына – Федераль иминлек хезмәтенең республика буенча идарәсенә, Прокуратура, Эчке эшләр министрлыгына, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына аерым рәхмәт белдерәм. Сез безне террорчылык хәвефеннән, экстремистлык күренешләреннән ышанычлы яклыйсыз, иҗтимагый иминлекне тәэмин итәсез. Сезнең ярдәмегез белән республика ышанычлы рәвештә алга бара, җаваплы мәсьәләләрне хәл итә.
Проваславие динен тотучылар Хач ману бәйрәмен билгеләгән көннәрдә ФСБ идарәсе хезмәткәрләренең республикада авыр терактны булдыруга юл куймавы һәм хәрби бәрелеш барышында террорчыны юк итүе турында барысы да белмидер, мөгаен.
Хөрмәтле иптәшләр!
Махсус хәрби операция бурычларын уңышлы хәл итүнең иң мөһим юнәлеше – оборона-сәнәгать комплексын ныгыту. Республика территориясендә оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре эшли, алар дәүләт оборона заказының тайпылышсыз үтәлешен тәэмин итә. ҖИҢҮ ӨЧЕН БАРЫСЫН ДА эшлиләр.
Республика Хөкүмәтенә предприятиеләрнең иң фидакарь хезмәт коллективларына генерал Шәйморатов орденын тапшыру турында тәкъдимнәр кертергә, республика Башлыгы Хакимиятенә дәүләт бүләкләре турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә кушам.
Төп бурычларның берсе – мондый предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү. Без аны Ростех предприятиеләре, аерым алганда ОДК-УМПО белән уңышлы хәл итәбез, колледжларга тиешле белгечлекләр буенча кабул итүне арттырабыз. Эшне дәвам итәргә һәм бу өлкәдәге сынауларга җавап бирергә кирәк.
Республика территориясендә урнашкан һәм оборона заказын үтәү өчен эшләүче, шул исәптән эре федераль структуралар составына керүче барлык предприятиеләр Хөкүмәтнең игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Тоташ алганда, “Барысын да фронт өчен”, “БАРЫСЫН ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН” бирергә тиеш икътисадны ныгыту махсус хәрби операция бурычларын уңышлы хәл итүнең нигезен тәшкил итә.
Актив рәвештә инвестицияләр җәлеп итәргә, предприятиеләрне яңарту белән шөгыльләнергә, сәнәгать кластерларын, индустриаль һәм технопаркларны, өстенлекле зоналарны үстерергә кирәк. Ростех, “Башнефть”, “Система” акционерлар финанс корпорациясе, ИнтерРАО, “Газпром”, Урал тау-металлургия комбинаты белән берлектәге эш төркемнәре эшен көчәйтергә һәм системалаштырырга кирәк дип саныйм.
Хөрмәтле иптәшләр!
Чыгышымның ахырында мөһим әйбер әйтәсем килә.
“Барысы да фронт өчен, БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН” дип әйтүем без башка социаль мөһим бурычларны икенче планга күчерәбез дигән сүз түгел. Бер үк вакытта ике бурычны – махсус хәрби операциягә нәтиҗәле ярдәм күрсәтү һәм республиканы үстерү бурычын хәл итү – безнең идарә командасының чын осталыгы менә шунда булачак инде.
Безнең данлы тарих турында төгәл фикер бар. Безнең бабаларыбыз бер генә түгел, ике батырлык кылган. Алар Бөек Ватан сугышында җиңгән. Ә аннары бөтенләй җимерелгән илне күтәргән, безгә заводлар, фабрикалар, йортлар, театрлар, югары уку йортлары, спорт һәм мәдәният сарайларын калдырган.
Уфадагы күп кенә биналар – телеүзәк, тарихи күпер, Спорт сарае – 1950-60 елларда төзелгән. Сугыш бетеп, күп тә үтми Уфаның сәнәгать иярчене – Черниковск шәһәре күтәрелә. Сугыштан соңгы елларда республикада алты яңа шәһәр барлыкка килә. 300дән артык яңа предприятие һәм производство сафка баса.
Моңа бәйле рәвештә шуны әйтәсем килә: 2022 елның февралендә махсус хәрби операция башлануга карамастан, без туктап калмадык һәм социаль инфраструктураны үстерү бурычларын актив хәл итәбез. 50дән артык эре социаль объект төзедек.
Торак төзү темпларын киметүгә юл куймадык. 12,5 миллион квадрат метрдан артык торакны файдалануга тапшырдык. Биек йортлар, парк зоналары булган яңа уңайлы микрорайоннар төзибез. 600гә якын иҗтимагый территория төзекләндерелде. 100 чакрымнан артык юл төзелде һәм 5 мең чакрымга якын автомобиль юлы ремонтланды.
Без яңа социаль объектларны сафка кертәбез. Бу эшне дәвам итәчәкбез.
Безнең өчен тагын бер бик мөһим эш турында сөйлим. Беренче көннәрдән үк Русиянең яңа төбәкләренә туганнарча ярдәм күрсәтәбез. Үз көчебез белән Луганск Халык Республикасында Красный Лучта өч ел эчендә гомум суммасы 5 миллиард сумга якын 238 торак, социаль һәм инфраструктура объектын тергездек. Быел тагын 157 объектны тергезәчәкбез. Әлбәттә, бу эшне дәвам итәчәкбез. Авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәргә кирәк! Үз илебездә без шулай яшәргә тиеш. Ә тугандаш Донбасс җирендә озак көтелгән тынычлык урнашкач, без икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне актив рәвештә киңәйтәчәкбез.
Бездә һәрвакыт үзара ярдәмләшү традицияләре көчле булды. Мәсәлән, җир тетрәү нәтиҗәсендә җимерелгән Ташкентны бөтен ил, шул исәптән Башкортстан төзүчеләре дә, хәрабәләрдән торгызды. Әрмәнстанның Спитак һәм Ленинакан шәһәрләрендәге җир тетерәүләрдә дә шулай ук булды.
“Чит бәла булмый”, билгеле. Һәм без, динебез яисә милләтәбез нинди булуга карамастан, нәкъ менә шундый рухта тәрбияләнгәнбез – үзебезнекеләрне авыр хәлдә ташламыйбыз.
Башкортстан беренчеләрдән булып Курск халкына ярдәмгә килде. Азык-төлек, кием-салым, медицина әйберләре һәм башкасы белән гуманитар ярдәмне тонналап җибәрдек. Балалар лагерьлары үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган Курск балаларын сыендырды.
Белгородтан балаларны кабул иттек, анда ярдәм җибәрдек. Бездә Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасыннан 5 меңнән артык бала ял итте.
Ярдәм итәргә омтылу – ул тирәннән, ата-бабаларыбыздан килгән мәдәни код. Күптән түгел киңкүләм мәгълүмат чараларында мин Тәтешле районында яшәүче Гүзәлия Занина турында мәкалә укыдым. Ул әлеге вакытта алгы сызыкта булган Миңнегали Шәйморатов исемендәге штаб ихтыяҗлары өчен ярты миллион сум акча күчергән. Бу бик дулкынландыргыч хәл.
Ул моны СВОда һәлак булган улы истәлегенә башкара. Һәм болай дип әйтә: “Улымны хәзер кире кайтарып булмый инде, бу авыр югалту гомерем буе мине озата барачак. Ләкин әлеге вакытта анда, салкын окопларда, меңләгән шундый ук уллар. Бу акча кемнеңдер гомерен саклап калсын. Мин аны чын күңелдән бирәм, безнең егетләр белсен – без монда, без аларның артында, без һәркем өчен дога кылабыз. Әгәр бу ярдәм берәр егеткә әнисе янына исән-сау кайтырга ярдәм итсә – димәк, минем улым юкка һәлак булмаган. Димәк, аның йөрәге башка берәүдә тибүен дәвам итә”.
Без мондый әниләр алдында баш иябез.
Хөрмәтле коллегалар!
Бүген мин депутатлар корпусына, Дәүләт җыелышы-Корылтайдагы сәяси партияләр фракцияләре лидерларына, депутатлар корпусына сәяси өлгергәнлек, республика алдында торган бурычларны хәл итүдә ярдәм иткән өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле Константин Борисович, сезгә, хөрмәтле Салават Сәхиевич (С. С. Хөсәенов, “Бердәм Русия” фракциясе), Вадим Николаевич (В. Н. Старов, КПРФ фракциясе), Юрий Аркадиевич (Ю. А. Рудаков, ЛДПР фракциясе), Владимир Александрович (В. А. Нагорный, “Гадел Русия” фракциясе), Руфина Аликовна (Р. А. Шаһапова, “Яшелләр” партиясе), тыгыз конструктив хезмәттәшлек өчен зур рәхмәт. Нинди партиядән булуга, мөһим проблемаларны хәл итүдә фикерләр аермасына карамастан, сез бик катлаулы мәсьәләләр буенча консенсус табасыз.
Хөрмәтле депутатларга фидакарь хезмәтләре, махсус хәрби операция бурычларын хәл итүгә керткән мөһим өлешләре, сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмнәре, яшьләргә патриотик тәрбия биргәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Төрле дәрәҗәдәге күпсанлы депутатлар авыл Советларыннан алып республика парламентына кадәр – ирекле рәвештә СВОга китте һәм алгы сызыктагы хәрби бурычларны лаеклы үти.
Хөрмәтле иптәшләр!
Махсус хәрби операция монда, тылда мөһим мәсьәләләрне хәл итмәү өчен сылтау булырга тиеш түгел. Узган 2025 ел катлаулы булды. Бюджет дефициты белән бәйле авырлыклар булды.
Әмма без барлык социаль әһәмияттәге чыгымнарны тулысынча тәэмин итәбез. Элек кабул ителгән планнар һәм программалар нигезендә башка мөһим юнәлешләргә ярдәм итәбез.
Бу җәһәттән безнең өчен иң мөһиме – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, икътисадның барлык секторларының нәтиҗәле эшен тәэмин итү, әһәмиятле инфраструктура объектлары төзелешен дәвам итү. Без элеккечә сәнәгать җитештерүендә, инвестицияләр җәлеп итү, эшкуарлар активлыгы буенча лидерлар рәтендә. Бүген икътисади фронт – җиңү өчен төп юнәлеш. Президентыбыз куйган илне үстерү буенча дәүләт максатларына ирешү өчен.
Республика Хөкүмәтенә, Премьер-министр Андрей Геннадьевич Назаровка төбәк икътисадын һәм социаль өлкәне үстерү буенча системалы көйләнгән эш алып барулары өчен рәхмәт белдерәм.
Шулай ук, муниципалитетлар башлыкларына да рәхмәт әйтәм. Сезнең нинди катлаулы шартларда эшләвегезне, вазыйфагыздан тыш күпсанлы бурычларны хәл итүегезне аңлыйм. СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре турында кайгыртасыз. Һәлак булган геройларның туганнары һәм якыннары белән югалту ачысын уртаклашасыз, авыр вакытта аларга ярдәм итәсез. Бу җиңел эш түгел.
Районнарга эш сәфәрләре вакытында муниципалитет җитәкчеләрен ерактан тануларын, килеп исәнләшүләрен, махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм якыннары рәхмәт әйтүен күрү шатландыра. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле коллегалар!
Кадерле дуслар!
Без язмышыбызны хәл итүче сынаулар вакытында яшибез. Һәм агымдагы ел җиңел булмаячак. Без барлык җаваплы бурычларны намус белән хәл итәрбез, чыныгырбыз һәм тагын да көчлерәк булырбыз дип ышанам. Безнең геройларның тиздән исән-сау һәм Җиңү белән өйләренә кайтачакларына ышанам.
Без бергәләп Ватаныбыз, гадел дөнья өчен көрәшәбез. Нәкъ безнең буын өлешенә бөек дәрәҗә – Русияне якларга туры килүе белән горурланабыз.
Минем танылган психолог, концлагерь тоткыны Виктор Франкл сүзләрен китерәсем килә. Ул болай дип әйтә: “Беренче булып тиздән барысы да бетәчәгенә ышанган кешеләр сынды. Аннары моның кайчандыр бетәчәгенә ышанмаган кешеләр. Нәрсә буласын көтмичә, үз эшләре белән мәшгуль булучылар исән калды”.
Менә безгә дә шулай ук фаразларга, исәпләргә бирелмичә, барысы да кайчан бетәчәге турында уйланырга кирәкми. Безгә намуслы эшләргә, һөҗүмнәргә каршы торырга кирәк. Ә алар булачак. Бердәмлегебезне ныгытырга, бер-береңә һәм бигрәк тә мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк. Безнең алга куелган бурычларны хәл итәргә кирәк.
Безнең Президентыбыз биредә – Уфада Башкортстан турында шулай әйтте, Русия дәүләте составына үз теләге белән кергәннән алып төбәк халкы Ватанның тышкы чикләрен саклауның махсус миссиясен үз өстенә алды. Башкортстан, Владимир Владимирович фикеренчә, Русия тормышында, тарихында һәм язмышында һәрвакыт әһәмиятле роль уйнады.
Мин терәк төбәкләрнең берсенең Башлыгы буларак, Башкортстан Русия белән бу катлаулы чорны лаеклы узсын өчен бөтен көчемне, бөтен тәҗрибәмне һәм компетенциямне кулланачакмын.
Ә моның өчен без сезнең белән – бүген бу Юлламада күп тапкырлар әйткәнемчә – алга таба да БАРЫСЫН ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН эшләячәкбез!