-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 февраль , 11:10

Путин Наина Ельцинага шалтыраткан

Президент Владимир Путин илнең беренче Президенты Борис Ельцинның тууына 95 ел тулу көнендә аның тол хатыны Наина Ельцинага шалтыраткан.

Путин Наина Ельцинага шалтыраткан
Путин Наина Ельцинага шалтыраткан

Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

"Борис Николаевич Ельцинның туган көнендә Русия Президенты Наина Иосифовна Ельцинага шалтыратты", - диелгән хәбәрдә.

Элегрәк билгеле булуынча, гражданнарның 91 проценты Русиянең беренче Президентын тискәре шәхес буларак кабул итә. Политолог Илья Гращенков сүзләренчә, Ельцинның тискәре образы еллар буе тудырылган. "Шул ук вакытта, - дип билгеләп үтте ул, - билгеле бер сәяси көчләр уңышсыз лидер һәм илне аракыга саткан алкоголик образын тудыруга ярдәм итте".


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас