- Без гражданлык җәмгыяте институтларының ролен һәм әһәмиятен яхшы аңлыйбыз һәм сезнең эшчәнлек нәтиҗәләрен күрәбез, - диде Радий Хәбиров, очрашуны ачып. - Сезнең хезмәтегез, республикада иҗтимагый тотрыклылыкны һәм тәртипне тәэмин итүгә керткән өлешегез, кешеләрнең күпсанлы мәсьәләләрен хәл итүегез өчен зур рәхмәт. Сез барыгыз да безнең көрәштәшләребез һәм махсус хәрби операциягә ярдәм итү мәсьәләсендә дә. Сезнең һәркайсыгыз үз эшендә безнең сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына көченнән килгәнчә ярдәм итә. Моның өчен Сезгә рәхмәт!
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, Башкортстан – Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтлары саны буенча лидер. Төбәк социаль юнәлешле коммерция карамагында булмаган оешмалар (НКО) эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегенә керә, республикада алар 6,5 меңнән артык. 2014 елдан башлап Башкортстан коммерция карамагында булмаган оешмаларының 1 100гә якын проекты федераль Президент грантлары фондыннан 1,4 миллиард сумнан артык акча алган. Ә республика Башлыгы грантлары фонды соңгы өч елда коммерция карамагында булмаган оешмаларның социаль проектларына ярдәм итүгә 1,2 миллиард сумнан артык акча җибәрде.