-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 февраль , 20:37

Радий Хәбиров «Патриот» паркында укучылар белән очрашты

Бүген, 3 февральдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы базасында Уфа мәктәпләренең 10нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Барлыгы биш көнлек җыеннарда 350 бала катнаша.

Радий Хәбиров «Патриот» паркында укучылар белән очрашты
Радий Хәбиров «Патриот» паркында укучылар белән очрашты
– «Патриот» паркы - Ватаныбызны каһарман саклаучыларның батырлыклары истәлеген кадерләп саклый торган аерым урын ул. Без монда Ватанның сугышчан традицияләренең дәвамлылыгын тоярга тырыштык, - диде Радий Хәбиров. - Парк Русия Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы Максим Серафимов хөрмәтенә аталган. Ул батырларча һәлак булды, сугышчан иптәшләренең гомерләрен саклап калды. 2025 елның августында без монда тантаналы рәвештә аңа һәйкәл ачтык.

Республика Башлыгы Башкортстанда СВОда катнашучыларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелүен әйтте.

- Хәзер сугышкан егетләр ил өчен иң төп бурычны үтиләр. Шуңа күрә яугирләр һәм аларның гаиләләре турында кайгырту - безнең беренче чираттагы бурычыбыз. Ышанам, сезнең һәрберегез дә хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итә – кемдер маскировка челтәре үрә, кемдер окоп шәмнәре ясый. Башкортстаннан СВО зонасына барлыгы 171 гуманитар конвой киткән. Бу сугышчыларга кирәкле мөлкәт һәм техниканың шактый зур күләме. Болар барысы да бик мөһим, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.

- Биредә сез рухи көчегезне, физик әзерлекне ныгытырсыз. Ут, тактик, медицина, инженерлык, парашют-десант әзерлеге, хәрби уставлар буенча белем алырсыз. «Геройлар ярышы»ында чыдамлыгыгызны тикшерегез, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.

Чара ахырында Башкортстан Башлыгы яшьләргә эчтәлекле әңгәмәләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас