-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 февраль , 09:40

Русия тышкы басымга бирешми!

Илнең хәрби-техник хезмәттәшлек системасы нәтиҗәлелек һәм югары тотрыклылык күрсәтә.

Русия тышкы басымга бирешми!
Русия тышкы басымга бирешми!

Русия Президенты Владимир Путин Чит илләр белән хәрби-техник хезмәттәшлек мәсьәләләре комиссиясе утырышын үткәрде.

Утырышта Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Иминлек советы секретаре Сергей Шойгу, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков, оборона министры Андрей Белоусов, финанс министры Антон Силуанов, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, Хәрби-техник хезмәттәшлек буенча федераль хезмәт директоры Дмитрий Шугаев, “Ростех” дәүләт корпорациясе генеральный директоры Сергей Чемезов, шулай ук Хөкүмәт Рәисе урынбасары Александр Новак, Президент ярдәмчесе, Президентның Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Лариса Брычева, Президентның оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендәге дәүләт сәясәте идарәсе башлыгы Виктор Евтухов, “Рособоронэкспорт” җәмгыяте генеральный директоры Александр Михеев катнаштылар.


Владимир Путин утырышта узган елдагы эш нәтиҗәләренә анализ ясады һәм киләчәккә бурычлар билгеләде. Ул билгеләп үтүенчә, хәрби-техник хезмәттәшлек системасы катлаулы шартларда уңышлы эшләвен дәвам итте.


– Көнбатыш илләре безнең партнерларга Русия белән эшлекле мөнәсәбәтләрен өзү өчен басымны көчәйтте, – диде Президент. – Әлеге омтылышларга карамастан, Русиянең экспорт контрактлары тоташ алганда тотрыклы үтәлде.


Владимир Путин сүзләренчә, 2025 елда Русиянең хәрби тәгаенләнештәге продукциясе дөньяның 30дан артык иленә озатылган, валюта кереме 15 миллиард доллардан арткан.


– Мондый күрсәткечләр оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен модернизацияләүгә, аларның җитештерү куәтләрен арттыруга, перспектив фәнни тикшеренүләр үткәрүгә өстәмә этәргеч бирә. Шулай ук, әлеге предприятиеләрдә гражданлык тәгаенләнешендәге продукциянең дә шактый булуы мөһим, – дип ассызыклады Президент.


Ул шулай ук 2025 ел дәвамында яңа экспорт заказларының зур “портфеле” формалашуын әйтте.


– Русиянең хәрби-техник хезмәттәшлек системасы нәтиҗәлелек һәм югары тотрыклылык күрсәтеп кенә калмый, ә Русиянең ышанычлы партнеры, алдынгы корал системаларын эшләүче һәм җитештерүче буларак позициясен ныгытырга мөмкинлек бирә торган фундаменталь нигезләр булдырды, – дип белдерде Владимир Путин.


Русия лидеры оборона-сәнәгать комплексы оешмаларының тотрыклы эше, шул исәптән экспорт контрактларын үтәү, дәүләт ярдәменең вакытында күрсәтелгән чаралары нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип билгеләде. “Русиянең чит илләр белән хәрби-техник хезмәттәшлеген үстерү” проекты кысаларында 2026-28 елларга өстәмә ярдәм чаралары кертеләчәк.


– Гамәлдәге финанс һәм башка механизмнарны, ярдәм итү инструментларын алга таба да нәтиҗәле файдалану бик мөһим, чөнки 2026 елга планлаштырылган хәрби экспорт күләме, без аны бүген тулысынча карап расларбыз, шактый артырга тиеш, – дип ассызыклады Владимир Путин.


Президент шулай ук хәрби-технологик кооперацияне һәм партнерлыкны киңәйтүгә аерым игътибар бирергә кирәклеген искәртте. Аның сүзләренчә, 14 дәүләт белән 340тан артык шундый проект гамәлгә ашырыла яки эшләнү стадиясендә.


Владимир Путин билгеләп үтүенчә, көн тәртибендәге башка мәсьәләләр арасында Русия өчен хәрби-техник хезмәттәшлекнең стратегик юнәлешләрен үстерү, беренче чиратта, БДБ һәм ОДКБ буенча партнерлар белән эшне дәвам итү тора. Бу – ике яклы да, күп яклы да мөнәсәбәтләрне ныгыту, Евразиядә тотрыклылык һәм иминлекне тәэмин итү өчен өстенлекле бурычларның берсе.


– 2026 елның 1 гыйнварыннан Русия ОДКБда рәислек итә, һәм бу бездән партнерлар белән системалы эшне, шул исәптән хәрби-техник элемтәләрне киңәйтүгә комплекслы якын килүне таләп итә, – диде Владимир Путин.


Русия лидеры шулай ук башка төбәк илләре, шул исәптән Африка континенты белән хәрби-техник хезмәттәшлекне тирәнәйтү өчен перспективалар ачылуын өстәде.


– Без Африка илләре белән тарихи яктан ныклы, дустанә, чын-чынлап ышанычлы мөнәсәбәтләребезне кадерлибез. Советлар Союзы, аннары Русия Африка илләренә төрле елларда шактый күләмдә корал һәм хәрби техника озатты, аларны җитештерү, файдалану, ремонтлау буенча белгечләр, шулай ук хәрби кадрлар әзерләде, – диде Владимир Путин.


Ул шулай ук Көнбатыш илләренең басымына карамастан, Африка партнерларының Русия белән хәрби һәм хәрби-техник өлкәләрдә мөнәсәбәтләрне киңәйтергә әзер булуын күрсәтте. Сүз Русиянең хәрби экспортын арттыру турында гына түгел, ә башка төр кораллар, материаллар һәм эшләнмәләр сатып алу турында да бара.


Чит дәүләтләр белән хәрби-техник хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия – бу өлкәдә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре буенча тәкъдимнәр әзерләүче киңәшмә һәм консультатив орган.


Комиссиянең алдагы утырышы 2025 елның маенда узган иде. Анда Президент Владимир Путин Русиянең дөньякүләм кораллану базарында лидерлар бишлегендә калуын һәм күп юнәлешләр буенча үзенең алдынгы экспорт позицияләрен саклавын ассызыклады.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас