-25 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 февраль , 19:52

Инфляция 5 процентка кадәр төшәргә тиеш

Бу хакта Президент Владимир Путин белдерде.

Инфляция 5 процентка кадәр төшәргә тиеш
Инфляция 5 процентка кадәр төшәргә тиеш

2026 ел ахырына кадәр Русиядә инфляция 5 процентка кадәр кимергә тиеш. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә барышында белдерде.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, агымдагы елда инфляция бераз тизләнде. 26 гыйнварга ул, Путин билгеләп үткәнчә, еллык чагылышта 6,4 процент тәшкил иткән. Бу салым системасын үзгәртеп кору белән бәйле.

"Бу чор кыска вакытлы булачак. Һәм ел ахырына инфляция яңадан якынча 5 процентка кадәр кимергә тиеш", - дип йомгаклады сүзен Президент.

Фото: vesti.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас