-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 февраль , 21:27

Андрей Назаров Абхазиядә яр буен реконструкцияләү барышын карады

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Абхазия Президенты Бадра Гунба һәм Русия Президентының Иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Александр Журавский белән Сухумдагы Диоскуров яр буенда булдылар. Объектны Русия төбәге делегациясенең Абхазия Республикасына эш сәфәре барышында карадылар.

Андрей Назаров Абхазиядә яр буен реконструкцияләү барышын карады
Андрей Назаров Абхазиядә яр буен реконструкцияләү барышын карады

Бадра Гунба сөйләгәнчә, Диоскуров яр буе - тарихи объект, аның причалыннан СССР составында башка республикалар өчен азык-төлек белән кораблар киткән. Ул яңартылган объект Абхазия башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны җәлеп итү урыны булачак, дип ышаныч белдерде.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, бу проектта катнашу тәкъдиме Русия Президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко тарафыннан җибәрелгән һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан хупланган.

Бүген Башкортстан белгечләре объектны яңарту һәм төзекләндерү эшләрен яхшы темпта алып бара. Аны агымдагы елда җәйге туристлык сезоны башлануга тапшырачаклар дигән ышаныч бар. Ул шулай ук Абхазия халкының XX гасырның 20нче елларында Башкортстан халкына азык-төлек ярдәме күрсәтүен искәртте, шуңа күрә, үз чиратында, Русия төбәге җитәкчелеге өчен Сухумда Диоскуров яр буен реконструкцияләүдә ярдәм күрсәтү принципиаль бурыч булды.


"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас