-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 февраль , 19:28

Ике яклы хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Абхазиягә эш сәфәре кысаларында Абхазия Президенты Бадра Гунба белщн очрашты. Диалог барышында яклар ике республиканың агымдагы хезмәттәшлеге һәм уртак проектлары, шулай ук аларның киләчәк үсешенә планнар турында фикер алышты.

Ике яклы хезмәттәшлек ныгый
Ике яклы хезмәттәшлек ныгый

Үзенең сәламләү чыгышында Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, ике республиканың үзара хезмәттәшлек тарихының күптәнге тарихы бар. Әйтик, узган гасырның 20нче елларында азык-төлек җитмәү вакытында Абхазия Башкортстанга кирәкле продукция җибәргән. Бөек Ватан сугышы вакытында безнең яралы солдатлар Абхазия шифаханәләрендә дәваланган. 90нчы елларда Башкортстаннан Абхазиягә нефть продуктлары җибәрелә, ә республиканы саклаучыларга Башкортстан хирурглары тарафыннан квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә.

- Ышанам, бүгенге очрашу Башкортстан белән Абхазия республикалары арасында партнерлыкны ныгытуга зур этәргеч бирәчәк, - диде Андрей Назаров.

Шулай ук Абхазия Президенты һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашлыгында киңәйтелгән утырыш үткәрделәр, анда хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас