Сөйләшүләр символик көндә узды – Кытай халык календаре буенча кичә яз (личунь) җитүне билгеләделәр, аннан соң салкыннар бетә, табигатьтә яңарыш һәм яңа цикл башлана. “Ә Русия-Кытай мөнәсәбәтләре өчен, моны ышаныч белән әйтергә мөмкин, елның теләсә кайсы вакыты – яз”, – диде Русия Президенты.
Владимир Путин әңгәмәдәшен һәм бөтен Кытай халкын якынлашып килүче Яз бәйрәме белән котлады, аның белән Кызыл Утлы Ат елы киләчәк. “Аңа көч, энергия һәм алга барырга омтылу хас – нәкъ менә шул сыйфатлар безнең илләр арасындагы элемтәләрне аерып тора”, – диде ул. Русия Президенты, халыкара хәлләрнең катлаулы булуына карамастан, аларның ныклыгына ышана.
Товар әйләнеше өченче ел рәттән 200 миллиард доллар күрсәткечен узып китә, диде Владимир Путин. Русия КХРга энергия ресурсларын китерү буенча лидер булып тора. Владимир Путин энергетикада Мәскәү белән Пекин партнерлыгының үзара файдалы һәм стратегик характерда булуын билгеләп үтте. Русия Президенты Кытай лидерына визасыз режим кертү инициативасы өчен рәхмәт белдерде.
Си Цзиньпин Владимир Путинны кадерле дус дип атады һәм сөйләшүләр өчен сайланган көннең символизмын билгеләде: личунь яңа башлангычны һәм өметне гәүдәләндерә. Кытай лидеры ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүнең яңа грандиоз планын бергәләп эшләргә тәкъдим итте.
КХР Рәисе күпполярлы дөньяны һәм глобаль идарәнең гаделрәк һәм рациональ системасын булдыру буенча уртак эшне дәвам итү турында белдерде һәм Кытайның башка илләр, шул исәптән Русия белән дә, яңа үсеш мөмкинлекләре белән уртаклашырга әзер булуын ассызыклады.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.