Тантанадагы чыгышында Владимир Путин Русиянең һәм анда яшәүче этносларның ничек тууын искә төшерде.
– Беләсезме, залга, сәхнәгә карагач, гаҗәпләнү һәм соклану хисе туа. Бу күптөрлелектән гаҗәпләнү һәм безнең барыбызның бергә булуыбызга соклану, – диде Владимир Путин. – Бу уңайдан барыбызның да кайдан килеп чыкканыбызны, Русиянең ничек тууын, этносларыбызның, шул исәптән урысларның да, милләт буларак, халык буларак тууын искә төшерү артык булмас. Алар бит бер-берсеннән аерым яшәгән төрле славян этнослары нигезендә барлыкка килгән. Һәм алар уртак территория, уртак икътисади мәнфәгатьләр, бердәм власть һәм рухи кыйммәтләр барлыкка килгәч кенә берләшкәннәр.
Ул, шулай ук, иң мөһиме Русиягә кергән халыкларга, аларның мәдәниятенә һәм традицияләренә, рухи кыйммәтләренә тулы хөрмәт күрсәтелүен ассызыклады. Нәкъ менә шуңа күрә гасырлар дәвамында уртак кыйммәтләр булды.
– Төрле халыклар кушылып, безнең күпмилләтле Русия дә әкренләп шундый ук нигезләрдә оеша барды. Ләкин иң әһәмиятлесе һәм кызыклысы – ул төрлечә төзелде. Ләкин иң мөһиме нәрсә булды? Русиягә кергән халыкларга – чиксез хөрмәт, – дип ассызыклады Владимир Путин. – Аларның мәдәниятенә һәм традицияләренә, рухи кыйммәтләренә тулы хөрмәт. Нәкъ менә шуңа күрә гасырлар дәвамында кыйммәтләр бездә уртак була башлады да инде. Тышкы яктан алар, һичшиксез, бер-берсеннән аерыла. Һәм бу – бик мөһим, бу яхшы, моны сакларга кирәк, әмма нигездәге кыйммәтләр уртак.
Гасырлар дәвамында Русия белән төрле драматик вакыйгалар булды, ләкин абсолют феномен булып Болалар чорында нәкъ менә Русиядә яшәүче халыклар Мәскәүне, димәк, гомум Русия дәүләтчелеген яклап чыкты, ул вакытта Идел буенда ополчение оештырды һәм Мәскәүне чит ил басып алучыларыннан азат итү өчен, димәк, Русияне бу территориядә яшәүче һәркем өчен бердәм дәүләт буларак якларга кузгалды.
Дәүләт башлыгы, шулай ук, ассызыклавынча, охшаш хәл соңрак, Наполеон һәм Гитлер һөҗүме вакытында да булды.
– Ул вакытта безгә каршы шулай ук төрле армияләр хәрәкәт итте, алар да берләштерелгән иде. Ләкин аларның берләшүе бөтенләй башка принципларга нигезләнде. Аларны табыш туплау теләге, бездән нәрсәнедер тартып алу, яулау-җимерү, басып алу теләге берләштерде, – диде Владимир Путин.
Русия халкын исә, дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы, барысын да — уртак җирне, гаиләләрне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне сакларга омтылу берләштерде. Мондый бердәмлек иң куәтле һәм көчлесе булып тора.
Владимир Путин ассызыклавынча, бүген дә шулай.
– Безнең сугышчылар, безнең геройлар фронт линиясендә, махсус хәрби операция зонасында төрле этнос вәкилләре, диннәр аермасына карамастан, бер-берсенә “туган” дип мөрәҗәгать итә, һәм бу бик кыйммәт. Менә шул безнең җиңелмәс бердәмлегебезне ассызыклый да инде, – диде дәүләт башлыгы.
Ул, шулай ук, Русиянең төрле өлкәдәге җиңүләре һәм казанышлары нигезендә шушы ята, дип өстәде.
Владимир Путин узган елның 25 декабрендә кул куйган указы нигезендә 2026 елны Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте. Башлангыч 2025 елның 5 ноябрендә Кремльдә милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышында Бөтенрусия казак җәмгыяте атаманы Виталий Кузнецов тарафыннан тәкъдим ителде. Ул милли бердәмлекне, халыклар арасында тынычлык һәм татулыкны ныгытуга юнәлтелгән.
Чараларны уздыру буенча оештыру комитеты рәистәшләре итеп Президент Хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова билгеләнде.
Шушы көннәрдә ил Хөкүмәте тарафыннан Русия халыклары бердәмлеге елының рәсми логотибы расланды. График символ итеп Мәскәүдә Кызыл мәйданда урнаштырылган Минин һәм Пожарский монументының сурәте сайланган. Авторлар фикеренчә, һәйкәл образы Русиянең төрле халыклары вәкилләре тырышлыгы белән формалаштырылган тарихи кыйммәтләрнең бердәмлеге, гражданлык теләктәшлеге һәм дәвамчанлыгы метафорасы буларак чагылыш таба.
“Россия” милли үзәгендә “Русия — гаиләләр гаиләсе” дип аталган марафон Русия халыклары бердәмлеге елына старт бирде. Элегрәк аларның рәсми сайтында хәбәр ителүенчә, марафонда Русия Федерациясенең 89 төбәгеннән төрле халыкларның 2,9 меңнән артык вәкиле катнаша. Ул шулай ук 1 меңгә якын яшьләр проектлары вәкилләрен һәм 50дән артык чит ил кунакларын берләштерде. Форумда төбәк яшьләреннән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләреннән 20дән артык вәкил кергән Башкортстан делегациясе катнашты. Игътибар үзәгендә – йөзләгән милләтләр бер гаилә булып яшәгән дәүләт буларак Русиянең уникальлеге.
– Русия халкының бердәмлеге тирән нигезле – безнең уртак рухыбыз, уртак җаваплылыгыбыз һәм уртак казанышлар өчен горурлыгыбыз. Бу безгә ныклы уртаклык һәм дәвамчанлык хисе бирә, бергәләп сынауларны җиңәргә һәм көчле, чәчәк атучы ил төзергә мөмкинлек бирә. 4 мең катнашучыны берләштерүче “Белем” җәмгыяте марафонында һәркем үзен һәрвакыт ярдәм итәргә, өйрәтергә һәм кыю гамәлләргә рухландырырга әзер булган гаять зур гаиләнең бер өлеше итеп тоя алачак, — дип билгеләп үтте “Белем” җәмгыяте генеральный директоры Максим Древаль.
Марафон көнендә төбәкләрдә “Белем” җәмгыятенең Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган мәгърифәт акциясе старт алды. Ул мәктәп укучыларын, студентларны, эшләүче яшьләрне, дәүләт хезмәткәрләрен, ата-аналар берлеген, өлкән буынны, махсус хәрби операция ветераннарын һәм аларның гаиләләрен берләштерде. Катнашучылар илебезнең тарихы, мәдәнияте һәм традицион кыйммәтләре турында белемнәрен тирәнәйтте.
Русия халыклары бердәмлеге елының төп максаты – һәр халыкның уникальлеген ассызыклау, телләрне, гореф-гадәтләрне, тарихи хәтерне һәм мәдәни үзенчәлекләрне саклауга һәм үстерүгә, ярдәм итү, бу дәүләтнең иминлеге һәм бәйсезлеге нигезе булып тора.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.